Бүген: -- ------ 20-- --:--
Компания "Татарстан-Яңа Гасыр" телеканалы "ТНВ-Планета" телеканалы Безнең архив Хәбәрләр
Хәбәрләр тасмасы
02.04.2015

Энгель Фәттахов эшче һөнәрләр буенча “WorldSkills Russia”ның республика этабы җиңүчеләре белән очраша

 3 апрельдә ТР Премьер-министры урынбасары – мәгариф һәм фән министры Энгель Фәттахов эшче һөнәрләр буенча “WorldSkills Russia” чемпионатының төбәк туры нәтиҗәләре буенча иң яхшы күрсәткечләргә ирешкән көллият һәм техникум студентлары белән очраша. Очрашу Татарстан командасының 9-12 апрель көннәрендә Самарада уздырылачак Идел буе федераль округы чемпионаты ярымфиналында катнашуы алдыннан оештырыла. Татарстан командасының анда 15 компетенция буенча да көч сынашуы көтелә: суыту һәм җилләтү техникасына хезмәт күрсәтү, санлы программа идарәле станокларда токарьчылык эшләре, кием дизайны, авыл хуҗалыгы машиналары, җиңел автомобильләргә хезмәт күрсәтү һәм аларны төзекләндерү, кондитер эше, чәчтараш сәнгате, эретеп ябыштыру технологияләре, пешекче эше, коры төзелеш һәм штукатурка эшләре, плитка ябыштыру, мәктәпкәчә тәрбия, кирпеч салу, веб-дизайн һәм электр монтажлау.

Татарстан җыелма командасы составы республика туры җиңүчеләреннән тора. Анда 500дән артык кеше катнашкан. Алар махсуслашкан компетенция үзәкләре базасында һөнәрләре буенча иң яхшы булу өчен көрәшкән. Бу хакта ТР Мәгариф һәм фән министрлыгы матбугат хезмәте хәбәр итә.

Искәртеп узабыз: эшче һөнәрләр буенча “WorldSkills Russia” чемпионатының финалы быел кабат Казанда уздырыла. 19-23 май көннәрендә “Казан ярминкәсе” күргәзмәләр үзәгендә үз һөнәрләре буенча иң яхшы булу өчен 660тан артык конкурсант ярыша, аларның эшен Россиянең 70 төбәгеннән 590 белгеч бәяли. Моннан тыш, августта “WorldSkills Competition-2019” дөнья чемпионаты финалының кайда үтәчәге билгеле була. Казан “WorldSkills International” дөнья чемпионатын уздыруга дәгъва кыла.

("Татар-информ")


www.tnv.ru - настройся на лучшее! Присоединяйтесь!

Комментарии:

Добавить свой комментарий:

Заголовок комментария:

Ваш ник:

Ваш e-mail:

Текст комментария:

Введите текст на картинке

1 2 3 4 5 6 7 8 9 10 11 12 13 14 15 16 17 18 19 20