Бүген: -- ------ 20-- --:--
Компания "Татарстан-Яңа Гасыр" телеканалы "ТНВ-Планета" телеканалы Безнең архив Хәбәрләр
Хәбәрләр тасмасы
31.05.2016

Файдалы казылмалар чыгару тармаклары белән бәйле булмаган салым базасы үсеше өчен төбәкләрне кызыксындырырга кирәк – ТР Президенты

Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов бүген Федерация Советы каршындагы Фәнни-экспертиза советының “Федерализмның икътисади, бюджет-финанс һәм салым нигезләре” темасына багышланган утырышында катнашты.

Мәскәүдә узган чарада Россия төбәкләре вәкилләре, шул исәптән Башкортстан Республикасы, Тамбов өлкәсе, Ставрополь крае һ.б. төбәкләрдән, катнашты, дип хәбәр итә ТР Президенты матбугат хезмәте.

Утырышта катнашучылар федератив мөнәсәбәтләр өлкәсендә актуаль мәсьәләләр буенча фикер алыштылар.

Реаль федерализм төбәкләрнең барлык гражданнарга сыйфатлы яшәү стандартларын тәэмин итү мөмкинлекләре булуын күзаллый, диде утырышта ФС Рәисе Валентина Матвиенко.

“Мондый стандартка ирешү максат итеп куелырга тиеш, ә стандарт – дәүләт сәясәтен чынга ашыру механизмы. Бу халыкның кереме, белем бирү сыйфаты һәм аны алу мөмкинлеге, медицина учреждениеләре булдыру дигән сүз. Иминлек стандартына экология һәм мәдәни мохит тә керергә тиеш”, - диде ул.

"Икътисадны һәм социаль өлкәне реформалау буенча тәкъдимнәр әзерләнәчәк һәм дәүләт башлыгына тәкъдим ителәчәк, - дип ассызыклады ФС спикеры. - Без яңа дәрәҗәдә дәүләт төбәк сәясәте кирәк дигән нәтиҗәгә килдек”, -диде Матвиенко.

Аның сүзләренчә, илдә озак вакыт төбәкләрне тигезләү сәясәте барды, ул бюджет акчаларын яңадан билгеләүдән гыйбарәт иде, әмма күп кенә инструментлар нәтиҗәле булмады.

Утырышта Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов билгеләп үткәнчә, субъектларга бәя һәм стимул бирү буенча бүгенге система катлаулы күп баскычлы характерда һәм салым базасын киңәйтү буенча төбәкләрнең тырышлыгын чагылдырмый. Ул бүген фикер алышу барган мәсьәләләр бюджетара мөнәсәбәтләрне үстерү һәм камилләштерүгә уңай йогынт ясаячагына ышануын белдерде.

ТР Президенты фикеренчә, төбәкләрне федераль бюджеттан файдалы казылмалар чыгару тармаклары белән бәйле булмаган салым базасын киңәйтү хисабына стимуллаштыру актуаль күренә. Бу Россия субъектлары эшчәнлеген җитештерү егәрлекләрен үстерү, хезмәт җитештерүчәнлеген арттыру, инвестицияләр җәлеп итүдә сизелерлек стимуллаштыру мөмкинлеге бирер иде. 

("Татар-информ")


www.tnv.ru - настройся на лучшее! Присоединяйтесь!

Комментарии:

Добавить свой комментарий:

Заголовок комментария:

Ваш ник:

Ваш e-mail:

Текст комментария:

Введите текст на картинке

1 2 3 4 5 6 7 8 9 10 11 12 13 14 15 16 17 18 19 20