Бүген: -- ------ 20-- --:--
Компания "Татарстан-Яңа Гасыр" телеканалы "ТНВ-Планета" телеканалы Безнең архив Хәбәрләр
Хәбәрләр тасмасы
19.02.2016

Фатих Әмирханның тууына 130 ел тулуны “Юллар чатында” кичәсендә билгеләп үтәчәкләр

Фатих Әмирханның тууына 130 ел тулуны “Юллар чатында” кичәсендә билгеләп үтәчәкләр Бүген, 19 февраль көнне сәгать 14.00 дә, Г. Тукайның Казандагы әдәби музеенда татар әдәбиятының классигы – күренекле прозаик, драматург, публицист, тәнкыйтьче һәм җәмәгать эшлеклесе Фатих Әмирханның тууына 130 ел тулуга (1886-1926) багышланган “Юллар чатында” дип исемләнгән әдәби-музыкаль кичә уздырыла.

Бу әдәби чараның Г. Тукай әдәби музеенда узуы очраклы түгел. Әдип Фатих Әмирхан Г. Тукайның иң якын дусларының берсе булган. Бу ике шәхеснең тормышында һәм иҗатында уртаклыклар шактый күп. Икесе дә бер үк елда туган, икесе дә мулла малае. Иманга тугрылык, милләткә мәхәббәт – һәр икесенең асыл сыйфатлары. Язмышлары аяныч, фаҗигале: берсенең аякларын паралич сукса, икенчесе өметсез, дәвага бирешмәс үпкә чиренә дучар була. Шул ук вакытта табигать аларга искиткеч иҗади көч биргән. Берсе татарның бөек шагыйре, икенчесе классик әдип сыйфатында мәйдан тота. Алар үзләре исән чагында ук милләтнең йөзек кашлары буларак таныла.

 Татарстан Республикасы Милли музее фондында татар мәдәниятенең күренекле шәхесләре белән бәйле күп санлы тупланмалар саклана. Алар арасында татар әдәбиятының классик язучысы Ф. Әмирханның мемориаль тупланмалары аерым урын алып тора. Кадерле ядкарьләр арасында язучы белән бәйле документлар, аның шәхси әйберләре, гаиләсе белән бәйле тормыш-көнкүреш кирәк-яраклары, язучының үзе исән чагында дөнья күргән китаплары, кулъязмалары һәм фотосурәтләре бар. Алар арасында “Хәят” повестеның 22 дәфтәрдән торган кулъязмасы зур кызыксыну уята. Аларны шушы кичә кысасында төзелгән күргәзмәдә күрергә мөмкин булачак.

Әдәби кичәдә әдәбият белгечләре, иҗат әһелләре, язучының туганнары һәм Ф. Әмирханның иҗаты белән кызыксынучы киң җәмәгатьчелек катнашуы көтелә, дип хәбәр итә музейның матбугат хезмәте.

("Татар-информ")


www.tnv.ru - настройся на лучшее! Присоединяйтесь!

Комментарии:

Добавить свой комментарий:

Заголовок комментария:

Ваш ник:

Ваш e-mail:

Текст комментария:

Введите текст на картинке

1 2 3 4 5 6 7 8 9 10 11 12 13 14 15 16 17 18 19 20