Бүген: -- ------ 20-- --:--
Компания "Татарстан-Яңа Гасыр" телеканалы "ТНВ-Планета" телеканалы Безнең архив Хәбәрләр
Хәбәрләр тасмасы
23.06.2015

“Финанс пирамидалары”ннан ел башыннан бирле 800 млн сумнан артык зыян килгән

Быел 5 айда Татарстанда “финанс пирамидалары”на кагылышлы  12 җинаять эше кузгатылган. Эчке эшләр органнарына зыян күрүчеләрдән 2 меңләп гариза килгән, гомуми зыян күләме 800 миллион сумнан артып киткән. Судка җинаять эшләренең 1 се җибәрелгән, 2 кеше җәзага тартылган.

Бу хакта бүген  ЭЭМның ТР буенча икътисади куркынычсызлык һәм коррупциягә каршы эшчәнлек идарәсе җитәчесе Илдар Сафиуллин ТР Министрлар кабинетында узган брифингта хәбәр итте.

2014 елда “финанс пирамидалары”на кагылышлы 14 җинаять эше кузгатылган. Әлеге икътисади оешмалардан килгән икътисади зыян 1 милард сумнан да артып китә. Гаризалар белән Эчке эшләр органнарына мөрәҗәгать итүчеләр саны исә 5 меңнән күбрәк. Суд карары нигезендә 15 җинаятьче җәзага тартылган.

ТР Куркынычсызлык советы секретаре Айрат Шәфигуллин хәбәр иткәнчә, “финанс пирамидалары”на каршы тору максатыннан, әлеге өлкәдә мониторинг уздырыла һәм яңа закон проектлары эшләнелә. “Финанс пирамидалары” төзү белән шөгыльләнүчеләргә карата җәзалар да кырыслана. Мисал өчен, якын киләчкәтә РФ Җинаять Кодексына үзгәрешләр кертү, әлеге төр җинаять белән шөгыльләнүчеләргә карата иректән мәхрүм итү срогын артттырырга ярдәм итәчәк һәм бу сан 6-7 елга кадәр җитәргә мөмкин. Шулай ук, хокук бозучыларга штрафлар күләмен дә арттыру күздә тотыла. Яңа закон проектлары кабул ителгән очракта, “финанс пирамидалары” төзүчеләргә 1,5 миллион сумга кадәр штраф янаячак.

ТР Милли банк җитәкчесе урынбасары Марат Шәрифуллин сүзләренчә, “финанс пирамидалары”н берничә төрле билге буенча аерырга мөмкин. Андый икътисади оешманың лицензиясе булмый. Алар һәрвакыт югары керем вәгъдә итә һәм актив рәвештә ММЧда, интернетта реклама кампаниясе алып бара. Мондый төр оешманың үз капиталы һәм оешма эшчәнлегенә карата төгәл билгеләмә булмый.

“Финанс пирамидалары”на, гадәттә, икътисади яктан грамоталы булмаган гражданнар эләгә. Кешеләрнең тиз арада керем алырга теләве дә икътисади яктан зыян китерергә мөмкин. Халыкның финанс мәьәләдә начар тәэмин ителеше, акча җитмәүлек тә җинаятьчеләрнең корбаны булырга этәрә”, - дип саный Марат Шәрифуллин.

Әгәр дә акчагызны икътисади оешмага салырга телисез икән, иң элек аның лицензиясе булу-булмавын белешергә, бу оешма хакында күпме дә булса мәгълүмат тупларга кирәк, дип киңәш итә ТР Милли банк җитәкчесе урынбасары. Моның өчен WWW.CBR.RU сайтына кереп карарга мөмкин. Әгәр дә икътисади оешма хакында интернетта мәгълүмат аз икән, аның җитәкчеләре һәм нәрсә белән шөгыльләнүе хакында аз язылган яки бөтенләй дә язылмаган очракта, бу оешманың “финанс пирамидасы” булуыннан шикләнергә була. Шулай ук икътисади оешма хакында мәгълүматны 8-800-250-40-72 номерлы телефон аша яки ТРдагы “кайнар линия"гә (843) 235-06-68 номерлы телефонына шалтыратып белергә була.

Шуны да искәртеп узарга кирәк: бары зыян күрүчеләрдән гариза булган очракта гына хокук саклау органнары вәкилләре җинаять эше кузгата һәм хокукый яктан дөрес эшчәнлек алып бармый торган икътисади оешмаларны халыкны алдаудан туктата ала.

("Татар-информ")


www.tnv.ru - настройся на лучшее! Присоединяйтесь!

Комментарии:

Добавить свой комментарий:

Заголовок комментария:

Ваш ник:

Ваш e-mail:

Текст комментария:

Введите текст на картинке

1 2 3 4 5 6 7 8 9 10 11 12 13 14 15 16 17 18 19 20