Бүген: -- ------ 20-- --:--
Компания "Татарстан-Яңа Гасыр" телеканалы "ТНВ-Планета" телеканалы Безнең архив Хәбәрләр
Хәбәрләр тасмасы
24.08.2016

Фәрит Мөхәммәтшин Апаста Фәхри Насретдиновка һәйкәл ачуда катнаша

ТР Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин бүген республиканың ике муниципаль районына - Кама Тамагы һәм Апас төбәкләренә эш сәфәре кыла. Бу хакта Татарстан Хөкүмәте порталында хәбәр бар.

Апас районында Фәрит Мөхәммәтшин Дәүләки авылы янында терлек азыгы әзерләү һәм көзге чәчү эшләре белән таныша. Бераз соңрак ул Морзалар авылында төзекләндерелгән Мәдәният йортын ачу тантанасында катнаша.

Апаста Татарстан парламенты башлыгы катнашында шактый зур программа каралган. Биредә “Бердәм Россия” партиясе аллеясы”на агачлар утырталар, аннары җирле мәктәп һәм балалар бакчасының яңа уку елына әзерлеген, шулай ук район хастаханәсендә ясалган капиталь төзекләндерү эшләренең сыйфатын тикшерәләр. Моннан тыш, ТР Дәүләт Советы Рәисе Үзәк мәдәният һәм ял паркын ачу тантанасында, ә Совет урамындагы скверда Ф.Насретдиновка һәйкәл ачуда катнаша.

Төп вакыйгаларның берсе буларак Татарстан өчен пилот проектны – район электр челтәрләре (РЭС) базасында “бер тәрәзә” хезмәтен эшләтеп җибәрү каралган.

Кама Тамагы районында исә республика парламенты башлыгы кырларны очкычтан торып күздән кичерә. Җиргә төшү белән, Фәрит Мөхәммәтшин Кама Тамагының төзелеш гипсы заводына бара. Җитештерүчеләрнең уңышлары турында ТР Дәүләт Советы Рәисенә заводның генераль директоры Илдар Хәлиуллин сөйләргә җыена. Аннары Ф.Мөхәммәтшин районның сыр ясау заводына юл ала.

Соңрак Татарстан парламенты җитәкчесе Кама Тамагы шәһәр тибындагы бистәсендә төзелә торган стадионны карый. Аннары Мәдәният йортында район активы белән очраша.

("Татар-информ")


www.tnv.ru - настройся на лучшее! Присоединяйтесь!

Комментарии:

Добавить свой комментарий:

Заголовок комментария:

Ваш ник:

Ваш e-mail:

Текст комментария:

Введите текст на картинке

1 2 3 4 5 6 7 8 9 10 11 12 13 14 15 16 17 18 19 20