Бүген: -- ------ 20-- --:--
Компания "Татарстан-Яңа Гасыр" телеканалы "ТНВ-Планета" телеканалы Безнең архив Хәбәрләр
Хәбәрләр тасмасы
12.02.2015

Фәрит Мөхәммәтшин Дәүләт Думасының мәгълүмат сәясәте комитеты рәисе урынбасары белән очрашты

 Бүген ТР Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин РФ ФҖ Дәүләт Думасының мәгълүмат сәясәте, мәгълүмат технологияләре һәм элемтә комитеты рәисе урынбасары, ЛДРП фракциясе әгъзасы Вадим Деньгинны кабул итте.
Очрашуда Дәүләт Думасы белән ТР Дәүләт Советы депутатларының төбәк мәсьәләләрен хәл итүдә конструктив элемтәсе мәсьәләләре буенча фикер алыштылар. Фәрит Мөхәммәтшин билгеләп узганча, депутат фракцияләренең бергә эшләве нәтиҗәсендә, комитет “Реклама турында”гы законга түләүле каналларга рекламаны кайтаручы мөһим төзәтмәләр кертүгә иреште.
Очрашуда шулай ук ТР Дәүләт Советы секретаре Лилия Маврина һәм республика парламенты депутаты, ЛДПР ТТБ координацин советы әгъзасы Руслан Йосыпов катнашты.
Очрашуда башка мәсьәләләр буенча да фикер алыштылар, дип хәбәр итә ТР Дәүләт Советының Җәмәгатьчелек һәм ММЧ белән үзара хезмәтттәшлек бүлеге.

("Татар-информ")


www.tnv.ru - настройся на лучшее! Присоединяйтесь!

Комментарии:

Добавить свой комментарий:

Заголовок комментария:

Ваш ник:

Ваш e-mail:

Текст комментария:

Введите текст на картинке

1 2 3 4 5 6 7 8 9 10 11 12 13 14 15 16 17 18 19 20