Бүген: -- ------ 20-- --:--
Компания "Татарстан-Яңа Гасыр" телеканалы "ТНВ-Планета" телеканалы Безнең архив Хәбәрләр
Хәбәрләр тасмасы
27.08.2015

Фәрит Мөхәммәтшин: "Федераль максатчан программалар буенча акчалар җәлеп итүне быелгы дәрәҗәдә саклап калу мөһим"

Фәрит Мөхәммәтшин: "Федераль максатчан программалар буенча акчалар җәлеп итүне быелгы дәрәҗәдә саклап калу мөһим" Казанда Татарстан Республикасы территориясендә Федераль максатчан программаларны тормышка ашыру мәсьәләләре буенча утырыш уздырылды. ТР Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин үткәргән чарада РФ Федераль җыены Дәүләт Думасында Татарстан депутатлары, РФ ФҖ Федерация Советы әгъзалары һәм Татарстанның башкарма хакимият органнары җитәкчеләре катнашты.

Очрашу башланыр алдыннан анда катнашучылар "Казанский ДСК" заводын модернизацияләү проекты белән танышты, аның цехларын, әзер продукция складларын карады. Предприятие буенча экскурсияне «АК БАРС Девелопмент» компанияләр төркеме җитәкчесе Марат Шаһитов һәм завод директоры Александр Сидоров үткәрде.

"Панель йортлар төзү Казан үсешендә зур роль уйнады. Ә элек файдаланылган панельләрдә җитешсезлекләр бар иде, шуңа да андый йортта яшәүчеләр канәгатьсезлек белдерүләр булды. Бүген без сыйфатлы панельләр күрдек, элек булган проблемалар бетерелгән. 700 фатирның рекламасыз да сатылып бетүе халыкның бу технологияне өйрәнүен күрсәтә. Минемчә, бу перспектива начар түгел. Өстәвенә, продукциянең чагыштырмача арзан булуы бигүк яхшы булмаган икътисади шартларда да кешеләргә торак сатып алу мөмкинлеген бирә", - дип саный ТР Дәүләт Советының икътисад, инвестицияләр һәм эшмәкәрлек комитеты рәисе Рафис Борһанов.

"Минемчә, Татарстанда йортлар төзүнең ничек модернизацияләнүен карау бөтен кешегә дә кызык булгандыр", - диде утырышны ачып ТР Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин.

Утырыш башында "Татнефть" генераль директоры урынбасары Азат Ягъфәров депутатларга югары үзлелекле нефть табу үсеше перспективалары хакында бәян итте. Шулай ук ТР Дәүләт Советының мәгариф, мәдәният, фән һәм милли мәсьәләләр комитеты рәисе Разил Вәлиев тә чыгыш ясады. Искәртеп узабыз: июль аенда ТР Дәүләт Советының тугызынчы утырышында депутатлар "РФта Мәгариф турында"гы Федераль законга үзгәрешләр кертү турында"гы Федераль закон проектын хупламаган иде.

Татарстан икътисадына федераль акчалар җәлеп итү темасына төп доклад белән республиканың икътисад министры Артем Здунов чыгыш ясады.

Ф.Мөхәммәтшин хәбәр иткәнчә, агымдагы елныд 7 аенда Татарстанда сәнәгый җитештерү индексы беренче тапкыр, узган елның шул чоры белән чагыштырганда (99,9 процент), 100 проценттан кимрәк билгедә тукталган. Аның сүзләренчә, моңа бәйле рәвештә, Татарстан икътисадына федераль акчаларны җәлеп итү эше аеруча актуаль. "Без   министрлык һәм ведомство, Дәүләт Думасы депутатлары, Федерация Советы әгъзалары белән көчләрне берләштереп, республиканың федераль максатчан программаларда актив катнашуы буенча беренче генә ел эшләмибез. Шуның ярдәмендә күп нәрсәгә дә ирешәбез", - дип билгеләп үтте Фәрит Мөхәммәтшин очрашу азагында. Ул ассызыклаганча, республика 27 программада катнаша. "Барлык программалар буенча Татарстанга 70 млрд сумга якын акча җәлеп ителә һәм, иң мөһиме, барлык акчалар да вакытында үзләштерелә", - диде ул.

"Быелгы ел гади түгел, әмма киләсе ел да җиңелрәк булмаячак. Шуңа да федераль максатчан программалар буенча акчалар җәлеп итүне агымдагы ел дәрәҗәсендә саклап калуны бурыч итеп куйдык. Безгә моны хәзер үк эшләү мөһим, чөнки кайбер программалар буенча республика бюджетыннан да финанслау күздә тотыла, димәк, моны 2016 елгы Татарстан бюджетына кертергә кирәк булачак", - дип билгеләп үтте шулай ук Ф.Мөхәммәтшин.      

("Татар-информ")


www.tnv.ru - настройся на лучшее! Присоединяйтесь!

Комментарии:

Добавить свой комментарий:

Заголовок комментария:

Ваш ник:

Ваш e-mail:

Текст комментария:

Введите текст на картинке

1 2 3 4 5 6 7 8 9 10 11 12 13 14 15 16 17 18 19 20