Бүген: -- ------ 20-- --:--
Компания "Татарстан-Яңа Гасыр" телеканалы "ТНВ-Планета" телеканалы Безнең архив Хәбәрләр
Хәбәрләр тасмасы
23.09.2015

Фәрит Мөхәммәтшин Кырым делегациясенә: “Иң актуаль мәсьәләләрне хәл итүгә керешкәнче, милләтара мөнәсәбәтләрне җайга салу мөһим”

Фәрит Мөхәммәтшин Кырым делегациясенә: “Иң актуаль мәсьәләләрне хәл итүгә керешкәнче, милләтара мөнәсәбәтләрне җайга салу мөһим” Татарстан Республикасы Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин Кырым Республикасының Казанга килгән милли-мәдәни автономияләре һәм җәмәгать эшлеклеләре делегациясе белән очрашты.

Иң элек, республика кунакларына парламент бинасында экскурсия уздырылды. Аннан соң алар Фәрит Мөхәммәтшин белән очрашуда катнашты. Әлеге чарада Татарстан ягыннан ТР Дәүләт Советы Рәисе урынбасары Римма Ратникова, ТР Дәүләт Советының Дәүләт корылышы һәм җирле үзидарә комитеты рәисе урынбасары Хафиз Миргалимов, парламентның мәгариф, мәдәният, фән һәм милли мәсьәләләр комитеты рәисе урынбасары Анастасия Исаева, ТР Дәүләт Советы депутаты, “Яңа гасыр” телерадиокомпаниясе” ҖЧҖ генераль директоры Илшат Әминов, ТР Президентының эчке сәясәт мәсьәләләре буенча департаментының милли сәясәтне гамәлгә ашыру буенча идарә башлыгы урынбасары Евгений Ефимов катнашты. Кырым Республикасы ягыннан Симферополь шәһәренең “Идел” милли-мәдәни мохтарияте рәисеСветлана Алиева, мохтариятнең дини юнәлеш җитәкчесе Әнвәр Арсланов, әзәрбайҗан, яһүдиләр, молдаваннар, әрмәннәр, греклар җәмгыятьләре җитәкчеләре, төрле җәмәгать эшлеклеләре – барлыгы 19 кеше катнашты.

Фәрит Мөхәммәтшин Кырым делегациясен сәламләп, аларга Татарстанга килергә вакыт тапканнары өчен рәхмәтен белдерде. Татарстан парламенты башлыгы Татарстанның беренче Президенты Минтимер Шәймиевнең төрле милләт вәкилләре арасында дуслык һәм татулык төшенчәләренең зур кыйммәтенә басым ясаганын билгеләп узды. “Дуслык һәм татулык булмаса, барлык җитди карарлар да, кем мөһимрәк, дигән көрәштә батачак диде ул, шуңа күрә ТР Халыклары ассамблеясен, Халыклар дуслыгы йортын булдырдык”, - дип Фәрит Мөхәммәтшин үзенең шушы ассамблея рәисе булуын, республика шәһәр һәм районнарында ассамблеянең 6 филиалы ачылуы турында хәбәр итте. “Милли-мәдәни мохтариятләр белән эш нигезле төстә алып барыла. Алар бирегә үз өйләренә кебек килә”, - диде Фәрит Мөхәммәтшин һәм һәр милләтнең үз туган телен өйрәнергә тулы хокукы булуына игътибарны юнәлтте. “Кыскасы, бездә тел, дин, традицияләр ягыннан да каршылыклар юк”, - диде ул. Аның әйтүенчә, республикада бүгенге көндә рәсми рәвештә теркәлгән 67 мең мигрант исәпләнә. Фәрит Мөхәммәтшин Татарстанның Украинадан 1,5 меңнән артык качакны сыендыруын билгеләп узды, республикада аларны вакытлыча яшәү, эш урыннары, балалар бакчалары, мәктәпләр белән тәэмин итү, югары уку йортларында алар өчен махсус квота бүлеп бирү турында сөйләде.

Фәрит Мөхәммәтшин Татарстанда толерантлык төшенчәсен кулланмаска дигән карар кылынганын билгеләп узып, чөнки аның мәгънәсе түземлелек, чыдамлылык дигәнне аңлата. “Ник әле без бер-беребезгә түзеп яшәргә тиеш? Түземлек озакка җитми ул, без үзара тату яшәргә тиеш”, - диде.

Фәрит Мөхәммәтшин быел Россиянең яңа дәүләтчелегендә Татарстан парламентаризмының 25 еллыгы билгеләп үтелүен шәрехләп, республиканың мөстәкыйль дәүләт статусын алу тарихына тәфсилләп тукталды, Татарстанның үсешенә йөз тоткан төрле программалар тормышка ашырылуы турында бәян итте. “Суверенитет игълан ителүгә, республика үсешендә гигант адымнар ясалды”, - диде ул. Узган ел нәтиҗәләре буенча Татарстанда тулаем төбәк продукция күләменең 1 трлн 620 млрд сум күләмендә булуы да кунакларны шаккатырды.

Фәрит Мөхәммәтшин күптән түгел Татарстан президентын һәм муниципаль берәмлекләрнең вәкиллекле органнарына депутатлар сайлау кампаниясе узганын искәртеп, республика белән идарә итү дилбегәсе янә Минтимер Шәймиевнең укучысы Рөстәм Миңнеханов кулына тапшырылуын билгеләп үтте һәм моңарчы Президент вазифасында Рөстәм Миңнехановның бик күп яңа программаларны гамәлгә кертүен, яңа буын технологияләрне куллануын ассызыклады.

Фәрит Мөхәммәтшин Кырым делегациясенә мөрәҗәгать итеп, республиканың алдагы үсешен кайгыртырга киңәш итте. “Сез бик күпкә калышкан, күп кенә мәсьәләләрне хәл итәргә кирәк. Хәзер сезгә берләшеп, патриотлыгыгызны күрсәтеп, бер-беребезгә терәк булып, алга хәрәкәт итәргә кирәк. Халык бу алгарышны тоярга тиеш. Әмма иң элек милләтара мөнәсәбәтләрне җайга салу, аннан соң гына актуаль мәсьәләләрне хәл итү зарур. Кырым ул – безнең Россиянең үзенчәлекле, күркәм урыны. Сез – үз халкыгызның лидерлары, шуңа күрә бар өмет сездә”, - дип мөрәҗәгать итте Татарстан парламенты башлыгы кырымлыларга.

Симферополь шәһәренең украиннар  җирле милли-мәдәни автономиясе рәисе Олег Кравченко “Татар-информ” мәгълүмат агентлыгы хәбәрчеләренә билгеләп узганча, Кырым делегациясе Татарстанга милләтара мөнәсәбәтләр үсеше, милли-мәдәни автономияләрнең җирле үзидарә хакимият органнары белән элемтә коруы өлкәләрендә тәҗрибә туплау өчен килгән. “Без Ялтада Владимир Путин белән очрашкан вакытта, Рөстәм Миңнеханов безне Татарстанның милләтара мөнәсәбәтләр өлкәсендәге тәҗрибәсе һәм Халыклар дуслыгы йорты эшчәнлеге белән танышу өчен чакырды”, - дип билгеләп үтте О. Кравченко.

“Севастопольның рус җәмгыяте” төбәк иҗтимагый оешмасы әгъзасы Юрий Черников Татарстанның Россиянең алдынгы төбәкләренең берсе булуын билгеләп үтеп, аның милләтара, конфессияара мөнәсәбәтләр корылышы ягыннан Кырым белән охшаш булуы турында әйтте. “Без үзебезнең проблемаларыбызны Татарстандагыча хәл итәргә телибез. Сездә хакимиятнең халык өчен тырышуы күренеп тора, шуңа күрә биредә кешеләр дә ачык йөзле, киң күңелле, яшьләр бик күп. Татарстандагы уңай тәҗрибәне өйрәнәсе килә, тәүлек эчендә генә дә бик күп уңай нәрсәне күрдек”, - диде ул. Юрий Черников Казандагы барлык спорт корылмаларын карап чыгып, алардан таң калуын әйтте. “Бүген Җәмәгать палатасында нәтиҗәле очрашу узды. Бездә андый палата әле формалашып кына килә: тагын бер ике айдан ул корылып бетәр дип уйлыйм. Бүген үзем өчен үз эшебездә кулланачак нечкәлекләрне куен дәфтәренә салып куйдым, аларны Җәмәгать палатасы составына керәчәк хезмәттәшләремә җиткерәчәкмен. Сезнең Җәмәгать палатасы безнең өч вәкилне кабул итәргә әзер, аеруча гражданлык институтлары өлкәсендә эшне өйрәнү өчен алар Татарстанга барачак”, - диде Черников.

("Татар-информ")


www.tnv.ru - настройся на лучшее! Присоединяйтесь!

Комментарии:

Добавить свой комментарий:

Заголовок комментария:

Ваш ник:

Ваш e-mail:

Текст комментария:

Введите текст на картинке

1 2 3 4 5 6 7 8 9 10 11 12 13 14 15 16 17 18 19 20