Бүген: -- ------ 20-- --:--
Компания "Татарстан-Яңа Гасыр" телеканалы "ТНВ-Планета" телеканалы Безнең архив Хәбәрләр
Хәбәрләр тасмасы
23.07.2015

Фәрит Мөхәммәтшин: “Праймериз быел бик актив уздырылды”

“Минемчә, праймериз, ягъни партия эчендәге сайлаулар быел бик актив рәвештә узды”, - дип белдерде ТР Дәүләт Советы Рәисе, “Бердәм Россия” Бөтенроссия сәяси партиясенең төбәк бүлеге сәяси совет җитәкчесе Фәрит Мөхәммәтшин бүген узган матбугат конференциясендә. Ул бу процесста бик күп мәйданчыкларда шактый кеше катнашуын билгеләп узды. 

 "Праймериз партия өчен бик кирәк, чөнки сайлаучылар кандидатлар белән алдан таныша ала. Башка партияләр бу мөмкинлектән ник файдаланмауларын аңламыйм”, - диде ул. Парламент җитәкчесе кандидатларның үсешен дә билгеләп үтте. Элегрәк уздырылган праймеризларда алар үзләре хакында кыскача мәгълүмат бирү белән чикләнсә, хәзер тулы программалар белән әзерләнеп килүләрен ассызыклады Фәрит Мөхәммәтшин. 

Праймериз процесын актив рәвештә яктырткан матбугат чараларына “Бердәм Россия” Бөтенроссия сәяси партиясе төбәк бүлегенең Рәхмәт хатлары тапшырылды. Алар арасында “Татар-информ” МА да бар.

("Татар-информ")


www.tnv.ru - настройся на лучшее! Присоединяйтесь!

Комментарии:

Добавить свой комментарий:

Заголовок комментария:

Ваш ник:

Ваш e-mail:

Текст комментария:

Введите текст на картинке

1 2 3 4 5 6 7 8 9 10 11 12 13 14 15 16 17 18 19 20