Бүген: -- ------ 20-- --:--
Компания "Татарстан-Яңа Гасыр" телеканалы "ТНВ-Планета" телеканалы Безнең архив Хәбәрләр
Хәбәрләр тасмасы
21.12.2015

Фәрит Мөхәммәтшин Татарстан муниципаль берәмлекләрдән яшь парламентарийлар белән очрашты

Фәрит Мөхәммәтшин Татарстан муниципаль берәмлекләрдән яшь парламентарийлар белән очрашты Казанның “Идел” яшьләр үзәгендә ТР Дәүләт Советы Рәисе, “Бердәм Россия” Татарстан төбәк бүлеге сәяси советы секретаре Фәрит Мөхәммәтшин “БР” Яшь гвардиясе”нең төбәк бүлеге оештырган “Без булдырабыз” еллык өйрәтү сменасында катнашучылар белән очрашу үткәрде.

Парламент җитәкчесе Татарстанда парламентаризмга нигез салынуы һәм аның 1990 елдан башланган этабы турында сөйләде. “Бу елларда республиканың яңа тарихы язылды, Татарстанның яңа дәүләтчелеге формалашты, республиканың заманча законнарына нигез салынды”, - дип билгеләп үтте Ф.Мөхәммәтшин.

ТР Дәүләт Советы Рәисе республиканың икътисади үсеше мәсьәләсенә дә кагылды, гомумән, катлаулы шартларга карамастан, Татарстан социаль өлкә чыгымнарын кыскартмыйча, билгеләнгән курс буенча бара, дип ассызыклады.

Аннары очрашуда катнашучылар Фәрит Мөхәммәтшинга төрле сораулар бирде. Кемнедер республикада, илдә, гомумән, дөньяда сәяси тормыш аспектлары кызыксындырды, икенчеләрне - депутатлар профессиональ эшчәнлекләрендә очраша торган төгәл проблемалар, мисал өчен, ТКХ мәсьәләләрен хәл итү. Бу очрактан файдаланып, республиканың яшь лидерлары республика парламенты җитәкчесеннән шәхси тормышы – мавыгулары һәм гаиләсе турында сораштылар.

Очрашу ахырына якынлашканда, Мөхәммәтшин муниципаль районнар яшь депутатлар корпусына һәм Татарстанның яшь активистларына уңышлар, профессиональ үсеш теләде. “Патриот булыгыз, иң мөһиме битараф калмагыз, - дип билгеләп үтте парламент җитәкчесе. – Сезне үз районнарыгызда сайлаганнар икән, димәк, сезгә өметләнәләр. Инициативалы булыгыз, бәхәсләшегез, исбатлагыз, бары тик шулай гына тиешле карар кабул итеп була”.

Дискуссиядә Татарстан Республикасы җирле үзидарәнең вәкиллекле органнарыннан 160 яшь депутат катнашты. Аларның күбесе ТР Дәүләт Советының Яшьләр җәмәгать палатасы әгъзалары булып тора, дип хәбәр итә ТР Дәүләт Советының җәмәгатьчелек һәм ММЧ белән үзара эшчәнлек бүлеге.

("Татар-информ")


www.tnv.ru - настройся на лучшее! Присоединяйтесь!

Комментарии:

Добавить свой комментарий:

Заголовок комментария:

Ваш ник:

Ваш e-mail:

Текст комментария:

Введите текст на картинке

1 2 3 4 5 6 7 8 9 10 11 12 13 14 15 16 17 18 19 20