Бүген: -- ------ 20-- --:--
Компания "Татарстан-Яңа Гасыр" телеканалы "ТНВ-Планета" телеканалы Безнең архив Хәбәрләр
Хәбәрләр тасмасы
14.08.2015

Фәрит Мөхәммәтшин: "Татарстан - законсыз уен бизнесына каршы көрәштә Россиядә лидер"

Фәрит Мөхәммәтшин: "Татарстан - законсыз уен бизнесына каршы көрәштә Россиядә лидер"  Кичә Казанда Камал театры каршындагы мәйданда "Бердәм Россия" Бөтенроссия сәяси партиясенең Татарстан төбәк берләшмәсе һәм аның "Яшь гвардия" яшьләр оешмасы законсыз уен бизнесы һәм алкоголь әйләнешенә каршы митинг үткәрде.

Чараны партиянең төбәк бүлеге башкарма комитеты җитәкчесе Андрей Кондратьев алып барды. Ул митингны ачканнан соң, җыелучыларны ТР Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин сәламләде.

"Митинг безнең эш стиле түгел. Әмма сайлау кампаниясе актив фазага кергәч, законсыз уен бизнесы, легаль булмаган алкоголь продукциясе кертү өлкәсендә җәзаларны катгыйландыру мәсьәләсе күтәрелә башлады. Без сәяси совет президиумында бу сорауны сезнең белән фикер алышуга чыгарырга карар иттек", - диде Ф.Мөхәммәтшин.

Республика Дәүләт Советы башлыгы искәртеп узганча, 10 ел элек Татарстан федераль закон пәйда булганчы ук уен бизнесы эшчәнлеген тәртипкә салу турында закон кабул иткән беренче төбәк булды. Шул көннән алып республикадагы бу юнәлештәге системалы эш тотрыклы рәвештә нәтиҗә күрсәтә.

"Татарстан әлеге афәт белән көрәштә лидер гына түгел, ә суд инстанциясенә кадәр җиткерелгән җинаять эшләре саны, алынган уен милке күләме буенча беренче урында. Без әлеге закон бозуларны бөтен Россия төбәкләренә караганда да күбрәк чиклибез", - дип ассызыклады Дәүләт Советы Рәисе.

Әмма, Ф.Мөхәммәтшин үкенеч хисе белән билгеләп үткәнчә, Татарстан җитәкчеләренең уен бизнесына карата законнарны тагын да катгыйландыру башлангычы федераль дәрәҗәдә кабул ителмәгән. "Әлеге көрәшне хакимиятнең барлык дәрәҗәләрендә көчәйтү зарур", - дип йомгаклады сүзен республика парламенты башлыгы.    

("Татар-информ")


www.tnv.ru - настройся на лучшее! Присоединяйтесь!

Комментарии:

Добавить свой комментарий:

Заголовок комментария:

Ваш ник:

Ваш e-mail:

Текст комментария:

Введите текст на картинке

1 2 3 4 5 6 7 8 9 10 11 12 13 14 15 16 17 18 19 20