Бүген: -- ------ 20-- --:--
Компания "Татарстан-Яңа Гасыр" телеканалы "ТНВ-Планета" телеканалы Безнең архив Хәбәрләр
Хәбәрләр тасмасы
20.05.2016

Фәрит Мөхәммәтшин татарстанлыларны праймеризда катнашырга чакырды

Казанда ММЧ җитәкчеләре белән ТР Матбугат көненә багышланган очрашуда Татарстан Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин республикада яшәүчеләрне 22 майда “Бердәм Россия” партиясеннән Дәүләт Думасына сайлауларга кандидатлар сайлау буенча беренчел тавыш бирүдә актив катнашырга чакырды.
РФ ФҖ VII чакырылыш Дәүләт Думасына депутатлар сайлаулары бөтен Россия территориясендә агымдагы елның 18 сентябрендә, Бердәм тавыш бирү көнендә узачак, дип искәртте ул.
“Быелга сайлаулар бик җитди, чөнки Дәүләт Думасын җаваплы затлардан, шул исәптә республика мәнфәгатьләрен яклаучы һәм алга этәрүче Татарстан вәкилләреннән состав булдырырга кирәк”, - дип ассызыклады ТР парламенты башлыгы.
Ф.Мөхәммәтшин фикеренчә, сайлау кампаниясенә шулай ук җаваплы карарга кирәк. “Төп бурыч – ачык һәм “үтә күренмәле”лек, сайлаучыларны кубрәк җәлеп итү”, - дип саный бу.
ТР Дәүләт Советы Рәисе Дәүләт Думасына “Бердәм Россия”дән беренчел тавыш бирүдә катнашучыларның дебатлары тәмамланды, дип искәртте. “БР” – халык белән мондый ачык диалог оештыручы бердәнбер партия. Беренчел тавыш бирү нәтиҗәләре буенча кандидатлар исемлеге формалаштырылачак, ә ул 18 сентябрьдә, сайлауларда катнашуын партия съездында раслау өчен, Мәскәүгә җибәреләчәк, диде ул. – Бу исемлекне халык формалаштыра. 22 майда һәркем сайлау участогына килә һәм теге яки бу кандидат өчен тавыш бирә ала”.
“Әгәр узган елгы праймеризлар партия эчендә үткәрелсә, хәзер “бердәм россиялеләр”нең рейтингына партия әгъзалары тарафыннан гына түгел, ә партиядә булмаучылар да бәя бирәчәк.”, - диде ул.
Ф.Мөхәммәтшин дебатлар кызыклы, талантлы һәм җаваплы кешеләрне ачты, диде. “Дебатларда катнашкан Мәскәү вәкилләре беренчел тавыш бирүдә катнашучыларның агымдагы проблемаларны аңлап сөйләүләренә шаккатты. Алар кичкен мәсьәләләр турында әйтеп кенә калмыйлар, ә хәл итүнең яңа юлларын да тәкъдим итәләр”, - дип белдерде ул.

("Татар-информ")


www.tnv.ru - настройся на лучшее! Присоединяйтесь!

Комментарии:

Добавить свой комментарий:

Заголовок комментария:

Ваш ник:

Ваш e-mail:

Текст комментария:

Введите текст на картинке

1 2 3 4 5 6 7 8 9 10 11 12 13 14 15 16 17 18 19 20