Бүген: -- ------ 20-- --:--
Компания "Татарстан-Яңа Гасыр" телеканалы "ТНВ-Планета" телеканалы Безнең архив Хәбәрләр
Хәбәрләр тасмасы
25.03.2016

Фәрит Мөхәммәтшин: “Терроризм һәм экстремизмга каршы көрәштә көчләрне берләштерү зарур”

Фәрит Мөхәммәтшин: “Терроризм һәм экстремизмга каршы көрәштә көчләрне берләштерү зарур”Европа Советы Җирле төбәк хакимиятләре конгрессының (КМРВСЕ) 30 нчы сессиясе тәмамлана. Анда ТР Дәүләт Советы Рәисе, КМРВСЕ актуаль мәсьәләләре буенча комитет рәисе Фәрит Мөхәммәтшин катнаша.

Сессиянең йомгаклау көнендә конгресс бюросы утырышы узды, анда Фәрит Мөхәммәтшин КМРВСЕ җитәкчелегенә актуаль мәсьәләләр буенча комитетның агымдагы эшчәнлеге, җирле һәм төбәк дәрәҗәсендә иҗтимагый һәм сәяси тормышта хатын-кызның роле турындагы дискуссияләр, шулай ук конгресс тарафыннан кабул ителгән радикализация белән көрәш буенча стратегияне этәрү ысуллары турында сөйләде.

КМРВСЕ комитеты җитәкчесе журналистларга әңгәмәсендә гомумевропа төбәк форумының 4 көнлек эш нәтиҗәләре турында бәян итте. Конгрессның 30 нче сессиясе эше бик актив һәм нәтиҗәле булды, әмма Брюссельдагы теракт хәсрәткә төшерде һәм бу каралган мәсьәләләрнең актуальлеген арттырды, аерым алганда, радикализациягә көрәш буенча стратегиягә кагыла.

“Россия делегациясе терроризм һәм экстремизмга каршы көрәштә көчләрне берләштерү зарур дигән нәтиҗәгә, шулай ук утырышта катнашкан делегацияләр дә шундый фикергә килде. Бу документлар конгресс тарафыннан кабул ителде”, - дип ассызыклады Европа Советы Җирле төбәк хакимиятләре конгрессының актуаль мәсьәләләр буенча комитет башлыгы.

Фәрит Мөхәммәтшин, көн үзәгендә Европа Советы катнашучы илләр арасында төбәкләрнең мөстәкыйльлеген арттыруга, аерым алганда, аларның салым базасын ныгыту буенча вәкаләтләренә ачыклык кертүгә кагылышлы кызыклы мәсьәләләр күп булуын билгеләп үтте. Бу мәсьәлә буенча күпләр чыгыш ясады, шул исәптә безнең делегация җитәкчесе Светлана Орлова. Мин Россия Федерациясе субъектларының килешү буенча вәкаләтләрен ачыклауга кагылышлы Татарстан тәҗрибәсе турындагы доклад белән чыгыш ясадым. Бу тәҗрибәгә, миңа калса, Украина хезмәттәшләрендә ихтыяҗ булырга тиеш. Аларның делегацияләре Донбас һәм Луганск вәкаләтләре турындагы мәсьәләләр буенча фикер алышуда катнашты”, - диде Татарстан парламенты башлыгы.

Актуаль мәсьәләләр буенча комитет рәисе иҗтимагый һәм сәяси тормышта хатын-кызларның ролен арттыру ихтыяҗы проблемасын күтәрде, дип хәбәр итә ТР Дәүләт Советының җәмәгатьчелек һәм ММЧ белән үзара эшчәнлек бүлеге.

“Россия сенаторы Зинаида Дрангункина чыгышы зур кызыксыну уятты. Ул Россиянең төбәк парламентларында «Мәрхәмәт – Милосердие» Татарстан төркеме кебек хатын-кызлар депутат төркемнәре оештырылуы хакында сөйләде, анда депутат хатын-кызларның җәмгыятьтә һәм балалар хокукларын яклауда рольләрен ныгыту буенча кайгырталар, җитди тәкъдимнәр белдерәләр, - дип сөйләде ТР Дәүләт Советы Рәисе. - Утырыш саен безнең чыгышлар һәм безнең позицияне аңлатканнан соң, безнең илгә карата тискәре чыгышлар саны кимүен дә белдерәм”, - дип нәтиҗә ясады Ф. Мөхәммәтшин.

("Татар-информ")


www.tnv.ru - настройся на лучшее! Присоединяйтесь!

Комментарии:

Добавить свой комментарий:

Заголовок комментария:

Ваш ник:

Ваш e-mail:

Текст комментария:

Введите текст на картинке

1 2 3 4 5 6 7 8 9 10 11 12 13 14 15 16 17 18 19 20