Бүген: -- ------ 20-- --:--
Компания "Татарстан-Яңа Гасыр" телеканалы "ТНВ-Планета" телеканалы Безнең архив Хәбәрләр
Хәбәрләр тасмасы
21.08.2015

Фәрит Мөхәммәтшин ТР Балтач районына эш сәфәре кылды

ТР Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин районнарга эш сәфәре сериясен дәвам итеп, кичә Балтач районында булды. Биредә ул республика программалары кысаларында төзелгән социаль объектларда булып, шулай ук район үзәгендә мәгариф, сәламәтлек саклау, спорт, авыл хуҗалыгы һәм җитештерү тармаклары хезмәткәрләре белән очрашты.

Татарстан Республикасында Парклар һәм скверлар елында ял итү урыннарының яңалары эре шәһәрләрдә генә түгел, ә зур булмаган торак пунктларда да булдырыла. Балтач шәһәр тибындагы бистәсендә “Балтач” яңа паркы шуның ачык мисалы булып тора. Биредә яшәүчеләр өчен көтеп алынган ял урыны гражданнарның үзара салым системасы кысаларында төзелгән. Һәрбер кеше керткән һәр сумга республика бюджеты тагын 4 сум өстәгән, ә парк төзелеше барлыгы 1 млн 320 сумга төшкән.

Шул ук көнне ТР Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин белән бергә паркта аның урынбасары Римма Ратникова да булды. ТРның Балтач районы башлыгы Рамил Нотфуллин республика җитәкчелегенә районда яшәүчеләрнең проблемаларына игътибарлы булулары һәм үсеш өчен мөмкинлекләр тудырулары өчен рәхмәт белдерде.

Парламент җитәкчесе яңа паркта булганнан соң, район активы белән очрашты. Ул соңгы елларда республиканың казанышлары турында сөйләде. Фәрит Мөхәммәтшин Балтач районы уңышларына да югары бәя бирде. Район кеременең төп өлешен авыл хуҗалыгы производствосы табышы тәшкил итүе сер түгел, диде.

“Республикада соңгы елларда корылык булуга карамастан, балтачлылар агросәнәгать секторында алда бара. Бүгенгә уңышны җыеп алу эшләре төгәлләнмәгән, ә уңыш гектарыннан 30 центнер тәшкил итә, авыл хуҗалыгы тармагының бер хезмәткәренә туры килә торган керемнең тотрыклы үсеше күзәтелә. Мөгезле эре терлек баш саны буенча да уңай динамика бар”, - дип билгеләп үтте Дәүләт Советы Рәисе.

Кичә Балтачта ике спорт объекты – “Балтач” яңа паркы территориясендә спорт мәйданчыгы һәм, капиталь ремонттан соң ,“Факел” яшүсмерләр клубы ачылды.

Шул ук көнне Сосна авылында халык өчен мөһим объект – ФАП ачылды. ТР Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин авылда беренчел ярдәм күрсәтү пункты еш кына аралашу урынына әйләнә, авыл кешеләр анда соңгы хәбәрләр белән уртаклаша, дип  билгеләп үтте. Бу фельдшерлык-акушерлык пункты районда - 7 нчесе, ел ахырына кадәр 9 ФАП тапшыру планлаштырыла.

Күрше Түнтәр авылында шулай ук яңа объект – күп функцияле үзәк ачылды, анда бер түбә астында мәдәният йорты, ФАП урнашкан, дип белдерделәр ТР Дәүләт Советының җәмәгатьчелек һәм ММЧ белән үзара эшчәнлек бүлеге.

("Татар-информ")


www.tnv.ru - настройся на лучшее! Присоединяйтесь!

Комментарии:

Добавить свой комментарий:

Заголовок комментария:

Ваш ник:

Ваш e-mail:

Текст комментария:

Введите текст на картинке

1 2 3 4 5 6 7 8 9 10 11 12 13 14 15 16 17 18 19 20