Бүген: -- ------ 20-- --:--
Компания "Татарстан-Яңа Гасыр" телеканалы "ТНВ-Планета" телеканалы Безнең архив Хәбәрләр
Хәбәрләр тасмасы
31.03.2015

Фәрит Мөхәммәтшин “Зенит-Казан” командасын Чемпионнар лигасында җиңүләре белән котлады

ТР Дәүләт Советы Рәисе, Татарстан Волейбол федерациясе президенты Фәрит Мөхәммәтшин “Зенит-Казан” волейбол клубын Чемпионнар лигасында җиңүләре белән котлады. Казан клубы өчен бу - өченче зур җиңү.

“Дүртлек финалы” тренерлар составының югары дәрәҗәдә осталыгы, волейбол командасының ныклы тырышлыгы нәтиҗәсендә, иң югары дәрәҗәдәге спорт казанышларына да ирешү мөмкин булуын исбатлады. Казан волейболчылар бердәм, түземле, кыю холыклы һәм җиңүгә бөтен барлыклары белән омтылуларын күрсәтте”, - диелгән ВК президенты Рәфкать Кантюков һәм команданың баш тренеры Владимир Алекно адресына җибәрелгән котлау телеграммасында.

Фәрит Мөхәммәтшин шулай ук Татарстан спортчыларының уңышларында Рәфкать Кантюковның шәхсән өлеше булуын билгеләп үтте.

Республика парламенты волейболчыларга һәм “Зенит-Казан” клубы коллективына уңышлар һәм Россия спорты өчен яңа җиңүләр теләде, дип хәбәр итә ТР Дәүләт Советының Җәмәгатьчелек һәм ММЧ белән үзара хезмәттәшлек бүлеге.

("Татар-информ")


www.tnv.ru - настройся на лучшее! Присоединяйтесь!

Комментарии:

Добавить свой комментарий:

Заголовок комментария:

Ваш ник:

Ваш e-mail:

Текст комментария:

Введите текст на картинке

1 2 3 4 5 6 7 8 9 10 11 12 13 14 15 16 17 18 19 20