Бүген: -- ------ 20-- --:--
Компания "Татарстан-Яңа Гасыр" телеканалы "ТНВ-Планета" телеканалы Безнең архив Хәбәрләр
Хәбәрләр тасмасы
14.12.2015

Фәрит Мөхәммәтшин “Зенит-Казан” командасын Россия Кубогында җиңү белән котлады

ТР Дәүләт Советы Рәисе, ТР Волейбол федерациясе президенты Фәрит Мөхәммәтшин “Зенит-Казан” командасын бишенче тапкыр Россия Кубогында җиңүе белән котлады.

“Дүртле финалы”нда төп матчта Татарстан командасы “Белогорье”ны җиңде. Бу уңайдан Фәрит Мөхәммәтшин клуб президенты Рәфкать Кантюков һәм команданың баш тренеры Владимир Алекнога котлау телеграммасы җибәрде. ТР Волейбол федерациясе президенты, мавыктыргыч финал республика волейболына «Газпром трансгаз Казань» ҖЧҖ ярдәме, команданың ныклы рухта һәм бердәм булуы нәтиҗәсендә, командага яңа җиңүләр яулау мөмкинлеге тууын исбатлады, дип билгеләп үтте.

“Сезон дәвамында команда күпсанлы җанатарларны җәлеп итәрлек ныклы, лаеклы, тамашалы уен күрсәтте. Клуб һәм команда җитәкчелеге, чынннан да, көчле, иң югары бурычларны да хәл итәрлек команда тәрбияли алды һәм Россия Кубогында җиңү зур хезмәт өчен лаеклы бүләк булды”, - диелгән телеграммада.

Фәрит Мөхәммәтшин командага уңышлар һәм яңа казанышлар теләде, дип хәбәр итә ТР Дәүләт Советының җәмәгатьчелек һәм ММЧ белән үзара эшчәнлек бүлеге.

("Татар-информ")


www.tnv.ru - настройся на лучшее! Присоединяйтесь!

Комментарии:

Добавить свой комментарий:

Заголовок комментария:

Ваш ник:

Ваш e-mail:

Текст комментария:

Введите текст на картинке

1 2 3 4 5 6 7 8 9 10 11 12 13 14 15 16 17 18 19 20