Бүген: -- ------ 20-- --:--
О компании Настройки Телеканал "ТНВ-Татарстан" Телеканал "ТНВ-Планета" Видеоархив Конкурс "Талант" Реклама
Хәбәрләр тасмасы
28.11.2017

Галимнәр краннан килгән суның тешләргә файдалы булуын ачыклаган

Краннан су эчкән балалар кариестан сирәгрәк тилмерә. Америкада медициана тармагы галимнәре шундый нәтиҗәгә килгән, дип яза «Российская газета».

Табиблар моны суүткәргечтән килә торган суда фтор булу белән бәйләп аңлата. Бу исә теш эмаленнән минераль тозларның юылуын туктата, ди алар.

Тикшеренү үткәргән авторлар суүткәргечтән килгән суны эчәргә киңәш итә. «Эчә торган су куркынычсыз түгел, дигән сүзгә ышанырлык сәбәп туган очракта җәмгыятькә зыян гына килә», — дигән тикшерү үткәргән белгечләрнең берсе Гарри Слейд.

(Татар-информ)


www.tnv.ru - настройся на лучшее! Присоединяйтесь!
Программа Мин КОС. С Днем Химика!