Бүген: -- ------ 20-- --:--
О компании Настройки Телеканал "ТНВ-Татарстан" Телеканал "ТНВ-Планета" Видеоархив Реклама Фотогалерея
Хәбәрләр тасмасы
11.12.2017

Гармун ясау осталары “Туган җир” киңлекләрендә эшли

Сишәмбе «Туган җир» тапшыруы шәхси эшмәкәрлекнең яңа тармакларын өйрәнә һәм гармун ясау осталарының ничек эш башкарулары белән кызыксына. Авыл хуҗалыгы һәм аның яшәешендәге иң мөһим сорауларны ачыклаган тапшыруны карамыйча калмагыз.

Һәр районда авыл хуҗалыгы тармагы күрсәткечләре югары дәрәҗәдә түгел икән. Кайсыбер җирлек игенчелек тармагы буенча артта калса, кайбер районнарда терлекчелек эше өстәмә көч таләп итә. Шундый районнарның берсендә «Туган җир» тапшыруы булып кайтты. Мөслимдә терлекчелек күрсәткечләре түбән икән. Сәбәбе нәрсәдә?

Хәзерге көндә авылларда шәхси эшмәкәрлек эшчәнлеге алга китте. Эш башлангычы итеп төрледән-төрле кәсепләр сайлана. Шундый яңа төр эшмәкәрлек чыганагы Азнакайда үсеп килә. Биредә шәхси эшмәкәр авыл кешесе җитештергән товарларны җыеп эшкәртә. Эш ничек алып барыла һәм файда икеяклымы?

Кыш фасылына аяк басу белән фермерларның борчу-сораулары бермә-бер арта төшә. Алабуга районы Танайка авылы фермерлары белән «Туган җир» тапшыруы хәбәрчеләре аралашып кайтты. Аларны нәрсә борчыганын карарга онытмагыз.

Бүген гармун ясаучы осталарны халык телендәгечә «көндез шәм яндырып эзләсәң дә, табып булмый» дип ышанып әйтергә була. Сирәк гармун ясау осталары кайда һәм нинди шартларда яши? Сарман районы гармун ясау осталары белән «Туган җир» тапшыруы күрешеп сөйләште.

Кызыксындырган сорауларга җавапны сишәмбе, 12 нче декабрь, «Татарстан-Яңа Гасыр» телеканалында «Туган җир» тапшыруын карап белә аласыз. Тапшыру телеканалда 10:50 сәгатьтә башлана. Туган җиребездә бәхетле һәм мул яшик!


www.tnv.ru - настройся на лучшее! Присоединяйтесь!
Данил Гиниятов. Интервью на русском Нижнекамский театр гастроли в Казани (театр Галиаскара Камала) Аквапарк Ривьера Посуда мечта акция КОС 60 лет успеха