Хәбәрләр тасмасы
18.07.2017
Әгерҗе районында дүрт кеше суга баткан

Узган ялларда Красный Борда Кама һәм Иж-Бәйки тирәсеннән агучы Иж елгасында дүрт кеше баткан. Аларның барысы да — Удмуртиядән килүчеләр, — дип яза район газетасы.
15 июльдә, шимбә көнне, 1979 елгы бер ир-егет Кама елгасына су коенырга керә. Шаһитләр сүзләре буенча, ул, ярдан йөз метр кергәч, күздән югала. Коткаручылар 75 мең квадрат метрда эзләнү эшләре алып баралар. Беренче көнне нәтиҗә булмый. 38 яшьлек ир-егетнең мәетен икенче көнне генә табалар.
16 июльдә Кама елгасында 53 яшьлек ир югала. Ул улы белән балыкка килгән була. Ирләр салмыш хәлдә көймәгә утырып елгага керәләр. Улының сүзләренә караганда, ул йоклап киткән. Уянганда, әтисе янында булмый, телефонына да шалтырату бармый. Коткаручылар А. ны эзләү эшен дәвам итәләр.
Шул ук көнне Иж-Бәйки тирәсеннән агучы Иж елгасында 32 яшьлек ир һәм аның 10 яшьлек улы бата. Ир бер улын елганың икенче ярына чыгарган була. Икенчесен алып чыккан вакытта, икесе дә су төбенә китәләр. Ирнең иптәше дә, агым көчле булганлыктан, дустын һәм аның улын коткара алмый.
Әле кояш кыздыра башлаганга берничә генә көн. Шуның ике көне нинди фаҗигаләр алып килде. Сак булыгыз! Балаларның үзләрен генә су коенырга җибәрә күрмәгез, дип кисәтәләр коткаручылар.
Әле кояш кыздыра башлаганга берничә генә көн. Шуның ике көне нинди фаҗигаләр алып килде. Сак булыгыз! Балаларның үзләрен генә су коенырга җибәрә күрмәгез, дип кисәтәләр коткаручылар.
Ахыргы хәбәрләр
- “Манзара”: Резидә Шәрәфиева “Болгар Радиосы” концертына нинди җыр әзерли?
- Казанда "Әлфия Авзалова" китабын тәкъдим ителә
- Журналист Венера Ихсанова җирләнде
- “Адәм белән Һава”: “Казан егетләре”ндә кунакта
- “Сәхнәдәш” бу атнада Илсаф белән әңгәмә уздыра
- “Ком сәгате”: танылган журналист Риман Гыйлемханов
- Рамилә Әхмәтзакир кызы Сәхабетдинова – Юбилеегыз котлы булсын!
- "Манзара": “Болгар Радиосы” алып баручылары Фаил Гыймадов һәм Наиля Гибадуллина
- Театр яктылыкка, нурга илтә! – “Манзара” тапшыруында Тинчурин театры актрисасы Гөлназ Нәүмәтова
- Казанда беренче тапкыр “Big Love Show” чарасы узды