Бүген: -- ------ 20-- --:--
О компании Телеканал "ТНВ-Татарстан" Телеканал "ТНВ-Планета" Видеоархив #МИЛЛИПРЕМИЯ2018 Новости Реклама #АЙДАНАТНВ2019
Хәбәрләр тасмасы
02.08.2017

"Горпечать" газета киосклары челтәре банкрот итеп танылды

«Альянс» төбәкара төркемгә карый торган «Горпечать» газета киосклары челтәре банкрот дип танылган. Бу хакта «Коммерсант» газетасы хәбәр итә.

Татарстан Арбитраж суды «Горпечать» газета киоскы челтәре милкенә карата конкурс эше ачты. Хәзерге вакытта кредит бирүчеләрнең «Горпечать» челтәренә 17,6 миллион сумлык таләпләре бар. Әмма контрагентлардан гаризалар керү дәвам итә.

(Татар-информ)


www.tnv.ru - настройся на лучшее! Присоединяйтесь!