Бүген: -- ------ 20-- --:--
О компании Настройки Телеканал "ТНВ-Татарстан" Телеканал "ТНВ-Планета" Видеоархив Конкурс "Талант" Реклама
Хәбәрләр тасмасы
31.08.2017

Хаҗилар Согуд Гарәбстанына килеп җитте

Паспорт хезмәте баш идарәсе, 1438 хиҗри елда хаҗ гамәлләрен үтәү өчен, Согуд Гарәбстанына җир өсте, диңгез, һава юлы буйлап 168 илдән 1752014 хаҗиның килеп җитүе хакында белдерде. Бу хакта Согуд Гарәбстаны мәгълүмат агентлыгы хәбәр итә.

Хаҗилар арасында ир-атлар – 940369 (54 процент), хатын-кызлар исә 811645 мең кеше (46 процент) тәшкил итә.

Паспорт хезмәте идарәсе шулай ук быел хаҗиларның саны, узган ел белән чагыштырганда, 426263 кешегә (32 процент) артуы хакында искәртә.

Хаҗиларның 1648332се – һава юлы, 88855е – җир өсте, 14827се диңгез транспорты белән килгән.

(Татар-информ)


www.tnv.ru - настройся на лучшее! Присоединяйтесь!
Программа Мин