Бүген: -- ------ 20-- --:--
О компании Настройки Телеканал "ТНВ-Татарстан" Телеканал "ТНВ-Планета" Видеоархив Конкурс "Талант" Реклама
Хәбәрләр тасмасы
01.11.2017

Халыклар дуслыгы йортында Тимур Агировның “Таулар. Күк. Ингушетия” фотокүргәзмәсе ачыла

Казанда 2 ноябрьдә, 17.00 сәгатьтә, Татарстан Халыклар дуслыгы йортында фотограф, блогер һәм сәяхәтче Тимур Агировның «Таулар. Күк. Ингушетия» фотокүргәзмәсе ачыла. Бу хакта Татарстан Халыклар дуслыгы йорты мәгълүмат үзәге хәбәр итә.

Фотокүргәзмәдә фоторәссамның таулы Ингушетия гүзәллеге чагылган 40лап эше тәкъдим ителә. Күргәзмәне Ингушетиянең Татарстандагы илчелеге, Татарстан Халыклар дуслыгы Ассамблеясы һәм йорты, Казандагы «Магас» ингуш милли-мәдәни автономиясе оештыра.

Фотокүргәзмә ачылышында чын Ингушетия сырын авыз итеп булачак.

(Татар-информ)


www.tnv.ru - настройся на лучшее! Присоединяйтесь!
Программа Мин