Бүген: -- ------ 20-- --:--
Компания "Татарстан-Яңа Гасыр" телеканалы "ТНВ-Планета" телеканалы Безнең архив Хәбәрләр
Хәбәрләр тасмасы
01.02.2016

Хезмәт хакларын законсыз тоткарлаган эш бирүчеләргә аерым игътибар бирергә кирәк - Сәрия Сабурская

 Казанның "Корстон" комплексында Татарстан кеше хокуклары буенча вәкаләтле карамагындагы эксперт советының киңәйтелгән утырышы булды. Утырышта 2015 елда республикада кеше һәм граждан хокукларын һәм иреген үтәүгә нәтиҗә ясалды.

Чарада, ТРда кеше хокуклары буенча вәкаләтле Сәрия Сабурскаядан тыш, ТР Премьер-министрының беренче урынбасары Алексей Песошин, ТР юстиция министрының беренче урынбасары Рустем Заһидуллин, ТР Конституция суды рәисе Фәрхать Хөснетдинов, Икътисад, идарә һәм хокук институты ректоры Асия Тимирязова, шулай ук ТР Президенты Аппараты, ТР Дәүләт Советы, ТР Министрлар Кабинеты аппараты, федераль башкарма хакимият органнарының территориаль бүлекләре, суд органнары, законлылык һәм хокук тәртибе органнары, муниципаль берәмлекләр, иҗтимагый һәм фәнни оешмалар вәкилләре катнашты.

Утырыш барышында Сәрия Сабурская "2015 елда ТРда кеше һәм граждан хокукларын һәм иреген үтәү турында"гы доклад белән чыгыш ясады, анда омбудсмен төрле өлкәләрдә кеше хокуларын үтәлү турында сөйләде, хезмәти мөнәсәбәтләрдә кеше хокулары үтәлүгә аерым тукталды.

"Икътисади кыенлыклар шартларында, эш бирүчеләр штат структурасын кыскартып һәм хезмәт өчен түләү чыгымнарын киметергә теләгәндә, эшләүче гражданнар өчен хезмәт хокуклары бозылуга бәйле өстәмә борчулар туа", - дип билгеләп үтте омбудсмен. Аның сүзләренчә, хезмәт мөнәсәбәтләре өлкәсендә киң таралган закон бозулар булып эш хакын вакытында түләмәү мәсьәләсе кала бирә. Шул ук вакытта узган ел нәтиҗәләре буенча әлеге юнәлештә вазгыять кискенләшү күзәтелә. Суд приставлары федераль хезмәтенең ТР буенча идарәсе мәгълүматларына караганда, үткән ел нәтиҗәләре буенча хезмәткәрләр эш хакы алмаган очраклар арткан. Алар файдасына суд карарлары чыгарылгач кына, алар үзләренә тиешле акчаларны күрү бәхетенә ирешкән.

Предприятие хезмәткәрләре әлеге оешма яки компаниянең адресы алмашыну сәбәпле акчаларын ала алмау очраклары да арткан. Проблема шунда ки, намуссыз эш бирүчеләрне җаваплылыкка тартыр өчен табып булмый. Моңа бәйле рәвештә, Сабурская компетентлы органнар шикаять алынган эш бирүчеләрне эзләү белән җитдирәк шөгыльләнергә тиешлеген билгеләде.

Үз чиратында, ТР Премьер-министрының беренче урынбасары Алексей Песошин ТР Министрлар Кабинеты Аппаратының омбудсмен һәм барлык профильле органнар белән хезмәт законнарын үтәүгә кагылышлы кискен проблемаларны хәл итүдә тыгыз хезмәттәшлеген билгеләп үтте.

"Хөкүмәт эш бирүчеләрнең җаваплылыгын арттыру, эшкә алынган хезмәткәрләр өчен тиешле шартлар тәэмин итү буенча гамәлләрне дәвам итәчәк. Һәм без бу мәсьәләләрдә кеше хокуклары буенча вәкаләтле аппараты ярдәм итәр дип өметләнәбез", - дип сүзен йомгаклады Алексей Песошин.     

("Татар-информ")


www.tnv.ru - настройся на лучшее! Присоединяйтесь!

Комментарии:

Добавить свой комментарий:

Заголовок комментария:

Ваш ник:

Ваш e-mail:

Текст комментария:

Введите текст на картинке

1 2 3 4 5 6 7 8 9 10 11 12 13 14 15 16 17 18 19 20