Бүген: -- ------ 20-- --:--
О компании Настройки Телеканал "ТНВ-Татарстан" Телеканал "ТНВ-Планета" Видеоархив Реклама Фотогалерея
Хәбәрләр тасмасы
08.12.2017

Хәят юлыннан халык каршына баскан кичә

Шимбә «Яңа Гасыр» каналында Татарстанның халык артисты Люция Хәмитованың «Бер Хәятнең хәяте…» дип исемләнгән юбилей кичәсе күрсәтелә. Биюче кызның Хәяттән башланган иҗат юлы халык алкышларына алып килә.

Актриса нинди булырга тиеш? Яшь Люция Хәмитова театр училищесы бусагасын атлап кергәндә бу сорауны үзенә бер генә тапкыр бирмәгәндер. Ә бүген аңа 50 яшь. Ул Камал театры сәхнәсе түрендә басып тора. Хезмәттәшләре аның мисалында актриса, чын хатын-кыз сыйфатларын барлый. Хисле, нечкә күңелле, шул ук вакытта янып торган, сабыр, мәхәббәтле… оялчан!

Беренче зур юбилеен каршы алырга сәхнәгә ул тыйнак кына Биби образында сәхнәгә чыкты. Гадәттә, без юбилярны купшы киенеп, түрдә, чәчәкләргә күмелеп, зур кәнәфидә утырган итеп күз алдына китерәбез. Ә ул сәхнәдә уйнауны өстенрәк күргән.

Актерны яхшырак беләсең килсә, аның юбилей кичәсенә бар икән. Люция ханым берничә сәгать эчендә 30 елдан артык җыелган сәхнә образларын бер-бер артлы чиште. Хезмәттәшләре аны бәхетле актер ди, чөнки ул башкарган рольләр шулкадәр төрле, кабатланмас. Вакыйгаларга бай юбилей кичәсен карарга онытмагыз.

Люция Хәмитованың «Бер Хәятнең хәяте…» дип исемләнгән юбилей кичәсен шимбә, 9 нчы декабрь, «Татарстан-Яңа Гасыр» телеканалында 13:30 сәгатьтә карагыз.


www.tnv.ru - настройся на лучшее! Присоединяйтесь!
Болгар радиосы в Набережных Челнах Нижнекамский театр гастроли в Казани (театр Галиаскара Камала) Аквапарк Ривьера Посуда мечта акция КОС сила традиций