Бүген: -- ------ 20-- --:--
Компания "Татарстан-Яңа Гасыр" телеканалы "ТНВ-Планета" телеканалы Безнең архив Хәбәрләр
Хәбәрләр тасмасы
03.11.2017

Хәзинә серләренә шигырь утын дөрләтүче төшендерә

Якшәмбе “Әдәби хәзинә” тапшыруы Татарстаның атказанган мәдәният эшлеклесе, шагыйрә Шәмсия Җиһангирова шигъриятенә багышлана. Шагыйрә үзенең шигырьләрендә дөнья аһәңен яңгырата.

Ш. Җиһангированың иҗат диапазонын шигъри лирика һәм җыр белән генә чикләп кую дөрес түгелдер. Ни өчен дигәндә, укучылар күңелен яулап алган повесть һәм хикәяләр, юмористик әсәрләр авторы да бит әле ул.

Шәмсия Җиһангированың радиодагы эшчәнлеге дә игътибарга лаек. Халык күңеленә юл тапкан берсеннән-берсе кызыклы «Хәерле иртә», арабыздан киткән язучылар, композитор, җырчы, музыкантлар, башка сәнгать әһелләренең тормышы, иҗади эшчәнлегенә багышланган «Гомерләрдән моң һәм сүз кала», шагыйрьләр иҗатына багышланган «Шигырь уты йөрәгемдә», җырның барлыкка килү тарихын ачыклаучы «Остаханә» кебек тапшырулары аның иҗатчы буларак осталыгын, тоткан кыйбласын билгеләүче бер ачык дәлил.

Шагыйрә 1999 нчы елда Төркиядә үткәрелгән бөтендөнья төрки хатын-кызларының беренче корылтаенда катнашып, татар хатын-кызларының хәзерге хәле, җәмгыятьтә тоткан урыны, иҗтимагый, сәяси, дөньяви эшчәнлеге турында доклад белән чыга.

Татар әдәбиятын, сәнгатен үстерүдәге хезмәтләре өчен 1996 нчы елда аңа «Татарстанның атказанган сәнгать эшлеклесе» дигән мактаулы исем бирелә. 2001 нче елда шагыйрә республикабызның югары бүләге — Президентның Мактау грамотасына лаек була.

«Җирсү» дип исемләнгән шигырьләр җыентыгы, елның иң актив укылган китабы буларак, 2002 нче елда Беренче дәрәҗә диплом белән бүләкләнә. Шәмсия Җиһангирова — 1991 нче елдан СССР һәм Татарстан Язучылар берлеге әгъзасы.

Шигърият дөньясына алып кергән “Әдәби хәзинә” тапшыруын якшәмбе, 5 нче ноябрь, “Татарстан-Яңа Гасыр” телеканалында 17:30 сәгатьтә карагыз.


www.tnv.ru - настройся на лучшее! Присоединяйтесь!

Комментарии:

Добавить свой комментарий:

Заголовок комментария:

Ваш ник:

Ваш e-mail:

Текст комментария:

Введите текст на картинке

1 2 3 4 5 6 7 8 9 10 11 12 13 14 15 16 17 18 19 20