Бүген: -- ------ 20-- --:--
О компании Настройки Телеканал "ТНВ-Татарстан" Телеканал "ТНВ-Планета" Видеоархив Конкурс "Талант" Реклама
Хәбәрләр тасмасы
20.10.2017

Хәзинә тартмасы серен “Ларец Марии Медичи” ачып бирә

Шимбә «Яңа Гасыр» каналы тарих серен ачып биргән «Ларец Марии Медичи» фильмын күрсәтә. Гади милиция капитанының вакыт буенча сер тулы хәзинә тартмасы артыннан сәяхәт итү тарихын күзәтергә онытмагыз.

Детектив фильмы үз эчендә ике тарихи вакытны берләштерә - аның берсе XIII гасыр вакыйгаларын ачып бирсә, икенчесе узган гасырның җитмешенче еллары белән бәйләнгән. Язучы Еремей Парновның бер исемдәге романын экранлаштыру тарихи вакыйгалардан башлана.

Борынгы һәм кыйммәтле байлыклар һәвәскәре Савиньяның серле югалуыннан соң, тикшерүчеләр аны үтергәннәрдер дигән нәтиҗәгә киләләр. Җинаятьне ачу өчен милиция капитанына вакыт буйлап сәяхәт ясарга һәм урта гасыр хәзинә тартмасының серен ачарга туры килә. Гади сәяхәтче сер тулы тартманың мәгънәсенә төшенә алырмы?

Сорауга җавапны шимбә, 21 нче октябрь, «Татарстан-Яңа Гасыр» телеканалында «Ларец Марии Медичи» фильмын карап белергә мөмкин. Фильм «Яңа Гасыр» каналында 00:35 сәгатьтә башланып китә.


www.tnv.ru - настройся на лучшее! Присоединяйтесь!
Программа Мин