Бүген: -- ------ 20-- --:--
Компания "Татарстан-Яңа Гасыр" телеканалы "ТНВ-Планета" телеканалы Безнең архив Хәбәрләр
Хәбәрләр тасмасы
07.05.2015

Җиңү бәйрәменә - ярминкәләр

Җиңү бәйрәменә - ярминкәләр

Бөек Җиңүнең 70 еллыгы уңаеннан, 8 май көнне Казанның 8 мәйданчыгында киңәйтелгән авыл хуҗалыгы ярминкәләре узачак. Кызганычка, шәһәр халкына ит, сөт, казылык, сыр, ярма, күмәч-кондитер эшләнмәләре, бал һәм башка товарларны кулай бәядән сатып алу мөмкинлеге биргән ярминкәләр бу сезонда соңгы тапкыр оештырыла.


Гадәттәгечә, 9 май алдыннан, республиканың төрле районнарыннан башкалабызга иң сыйфатлы, экологик чиста, иң тәмле авыл хуҗалыгы продукциясе китереләчәк. Өстәвенә, тәкъдим ителгән товарларның бәяләре дә сөендерә. Шәһәр халкы күнеккәнчә, ярминкәләр оештырылган мәйданнарда кибеттәгегә караганда арзанрак бәядән төрледән-төрле азык-төлек сатып алып булачак. Димәк, шул рәвешле бәйрәм табыны әзерләү чыгымнарын да киметеп була.

Инде әйткәнебезчә, җитештерүчеләр үз продукциясен бу юлы 8 мәйданда тәкъдим итә.

Совет районында ярминкә ике мәйданчыкта – “Казан” агросәнәгать паркында (Аграр урамы, 2) һәм Дәрвишләр бистәсендә ( Липатов урамы, 7) узачак.

Яңа Савин районында яшәүчеләр авыл хуҗалыгы продукциясенә “Яңа Савин күпләп һәм ваклап сату базары” ААҖ (Адоратский урамы, 21) каршындагы мәйданчыкта “байый” алачак.

Авиатөзелеш районында сату рәтләре 123нче һөнәри лицей (Дементьев урамы, 39) каршында урын алачак.

Мәскәү районында ярминкә Коләхмәтов һәм Восстание урамнары чатында (“Пятерочка+” супермаркеты каршындагы территориядә) оештырылачак.

Киров районында гомер итүчеләр авыл хуҗалыгы продукциясен “Ягодная слобода” сәүдә үзәге каршында (Кызыл Кокшай урамы, 152/2) сатып ала алачак.

Казанның Вахитов районында ярминкә ике мәйданчыкта оештырыла – Тинчурин урамы, 19 адресы буенча һәм Чехов базары артында.

Чаллыда исә авыл хуҗалыгы ярминкәләре ике мәйданчыкта узачак. Бирегә үз товарларын Сарман, Менделеевск, Минзәлә, Азнакай, Лениногорск, Мөслим районннары алып килә.

Азык-төлек сатып алудан тыш, ярминкәдә күңел ачарга да мөмкин. Республика районнарының иҗат коллективлары бәйрәм программасы тәкъдим итәчәк.

("intertat.ru")


www.tnv.ru - настройся на лучшее! Присоединяйтесь!

Комментарии:

Добавить свой комментарий:

Заголовок комментария:

Ваш ник:

Ваш e-mail:

Текст комментария:

Введите текст на картинке

1 2 3 4 5 6 7 8 9 10 11 12 13 14 15 16 17 18 19 20