Бүген: -- ------ 20-- --:--
Компания "Татарстан-Яңа Гасыр" телеканалы "ТНВ-Планета" телеканалы Безнең архив Хәбәрләр
Хәбәрләр тасмасы
29.04.2015

“Җиңү киномарафоны” фестивале башлана

 5 майдан Казанның “Мир” кинотеатрында “Җиңү киномарафоны” фестивале башлана. Ул Бөек Җиңүнең 70 еллыгына багышлана. Программада халыкара премьералар, Россия кинематографиясенең иң яхшы үрнәкләре һәм Татарстан документалистлары эшләрен күрергә мөмкин.

Киномарафон Татарстан кинематографлары эшләрен күрсәтү белән башланып китәчәк һәм аның беренче көннәрендә Владимир Ерховның “Долг памяти”, Анастасия Хөсәенованың “Радистка Кэт. 70 лет спустя”, Вячеслав Слесаренконың “Сталинград”, Батыр Баишевның “Монумент на Поклонной” кыска метражлы кинокартиналары тәкъдим ителә.

Моннан тыш, фестиваль кысаларында, Людмила Усованың “Золотое перо Владимира Попова” документаль фильмы премьерасы һәм иҗат төркеме белән очрашу планлаштырыла. Шулай ук, Альфред Хичкок һәм Сидни Берстайнның күрсәтергә тыелган “Наступит ночь” Бөекбритания документаль фильмының премьерасы көтелә.

9 май − Бөек Җиңү көнендә исә тамашачыларга Сергей Поповның “Дорога на Берлин” фильмы тәкъдим ителә.

Киномарофон көннәрендә тамашачылар Карен Оганесянның “Пять невест” һәм Ренат Дәүләтъяровның “А зори здесь тихие…” картиналарын да күрә алачак.

Чара “Татаркино” учреждениесе ярдәме белән уздырыла, диелә оештыручылар хәбәрендә.

Искәртеп үтәбез: 30 апрельдә “А зори здесь тихие... “ (билет бәясе 100-200 сум), 5 майда “Долг памяти” (керү— бушлай), 6 майда “Радистка Кэт. 70 лет спустя” (керү — бушлай), 7 майда “Наступит ночь” (билет бәясе 100-200 сум), 8 майда “Монумент на Поклонной” (керү — бушлай), 9 майда “Дорога на Берлин” (керү — бушлай),12 һәм 13 майда “Золотое перо Владимира Попова” премьерасын һәм “Пять невест” фильмнарын карарга мөмкин.

Бөек Ватан сугышы ветераннарына барлык сеансларга керү дә бушлай була, пенсионерларга 50 процентлы ташлама каралган.

("Татар-информ")


www.tnv.ru - настройся на лучшее! Присоединяйтесь!

Комментарии:

Добавить свой комментарий:

Заголовок комментария:

Ваш ник:

Ваш e-mail:

Текст комментария:

Введите текст на картинке

1 2 3 4 5 6 7 8 9 10 11 12 13 14 15 16 17 18 19 20