Бүген: -- ------ 20-- --:--
Компания "Татарстан-Яңа Гасыр" телеканалы "ТНВ-Планета" телеканалы Безнең архив Хәбәрләр
Хәбәрләр тасмасы
06.05.2015

Җиңү көне алдыннан Казанда авыл хуҗалыгы ярминкәләре була

Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 70 еллыгы уңаеннан, 8 май көнне Казанның 8 мәйданчыгында киңәйтелгән авыл хуҗалыгы ярминкәләре уздырылачак ясаячак, дип хәбәр итә ТР Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы матбугат хезмәте.

Совет районында ярминкә ике мәйданчыкта узачак – “Казан” агросәнәгать паркында (Аграр урамы, 2) һәм Дәрвишләр бистәсендә (“Дерби” базары территориясендә, Липатов урамы, 7).

ТР районнарыннан килгән җитештерүчеләр үз продукциясен Яңа Савин районында Адоратский урамы, 21 адресы буенча урнашкан “Яңа Савин күпләп һәм берәмләп сату базары” ААҖ каршындагы мәйданчыкта тәкъдим итәчәк.

Авиатөзелеш районында кирәкле продукцияне Дементьев урамы, 39 адресы буенча урнашкан 123нче номерлы һөнәри лицей каршындагы мәйданчыкта сатып алып булачак.

Мәскәү районында авыл хуҗалыгы ярминкәсе Коләхмәтов һәм Восстание урамнары киселешендә (“Пятерочка+” супермаркеты каршындагы территория) оештырылачак.

Киров районында яшәүчеләр өчен авыл хуҗалыгын сатып алу мәйданчыгы “Ягодная слобода” сәүдә үзәге каршында оештырылачак (Краснококшай урамы, 152/2).

Казанның Вахитов районында ярминкә ике мәйданчыкта узачак – Достоевский урамы буенча Чехов базары артында һәм Тинчурин урамы, 19 адресы буенча.

Ярминкә кысаларында республика районнарыннан бәйрәм программалары белән иҗат коллективлары мәдәни чыгышлар әзерләп килә.

("Татар-информ")


www.tnv.ru - настройся на лучшее! Присоединяйтесь!

Комментарии:

Добавить свой комментарий:

Заголовок комментария:

Ваш ник:

Ваш e-mail:

Текст комментария:

Введите текст на картинке

1 2 3 4 5 6 7 8 9 10 11 12 13 14 15 16 17 18 19 20