Бүген: -- ------ 20-- --:--
Компания "Татарстан-Яңа Гасыр" телеканалы "ТНВ-Планета" телеканалы Безнең архив Хәбәрләр
Хәбәрләр тасмасы
24.07.2015

Игорь Крутой: “Мин Казаннан моның кадәр үзгәрешләр көтмәдем”

Бүген “Казан” гаилә үзәге каршында урнашкан “United Buddy Bears” күргәзмәсенә Татарстан аюын тәкъдим итү чарасында композитор һәм продюсер Игорь Крутой: “Мин Казанда беренче тапкыр Универсиада булырга 2 ел вакыт алдан килгән идем. Шул вакыттан алып шәһәр искиткеч үзгәргән. Ул чагында мин Универсиаданың мөһимлеген аңлый идем, әмма Казаннан бу кадәр зур үзгәрешләр көтмәдем”, - дип кичерешләре белән бүлеште.

Су спорты төрләре буенча Дөнья чемпионатын ачу тантанасында чыгыш ясаучы артистларны сайлаганда да без шул җирлекнең йөзек кашы булган шәхесләргә тукталдык, диде. “XVI Дөнья чемпионатын ачу тантанасында булачак “Пилигрим” программасындагы артистлар барысы да - Татарстанныкы. Алар бик профессиональ, кичәге генераль репетициядән соң моның дөрес кабул ителгән карар булуына тагын инандым”, - дип фикер уртаклашты ул.

("Татар-информ")


www.tnv.ru - настройся на лучшее! Присоединяйтесь!

Комментарии:

Добавить свой комментарий:

Заголовок комментария:

Ваш ник:

Ваш e-mail:

Текст комментария:

Введите текст на картинке

1 2 3 4 5 6 7 8 9 10 11 12 13 14 15 16 17 18 19 20