Бүген: -- ------ 20-- --:--
Компания "Татарстан-Яңа Гасыр" телеканалы "ТНВ-Планета" телеканалы Безнең архив Хәбәрләр
Хәбәрләр тасмасы
26.07.2016

Икмәк бәясе узган елгы дәрәҗәдә сакланырга тиеш

25 июльдә РФ Дәүләт Думасына депутатлыкка кандидат Айрат Хәйруллин Әлки районында кыр эшләренең барышы белән танышты. Әлеге район аграрийлары республикада беренчеләрдән булып бөртеклеләрне урып-җыюга кереште.  


– 2016 ел игенчеләребез өчен уңай килде, – дип журналистларга шатлыгын белдерде Айрат Нәҗип улы. – Хәзер без көзге бодай кырында басып торабыз, бүген биредә эшләр төгәлләнеп килә. Үзегез күреп торасыз, басу – чип-чиста, анда бер чүп үләне дә юк. Әнә, комбайннар ничек авыр бара, чөнки аларга эш күләме бик зур. Игенченең хезмәте бер дә җиңелләрдән түгел бит. Биредә уңыш гектарыннан чама белән 36-38 центнер тәшкил итә, дымлылыгы – 12,5-13 процент. Мин башакны аның нинди озын булуын күрсәтү өчен махсус өздем – һәркайсында якынча 53 бөртек. Басуның һәр квадрат метрында – чама белән 486 башак. Бу – бик зур әһәмияткә ия, икмәк пешерү өчен менә дигән ашлык, клейковинасы 27 процент тәшкил итә, ай ярым-ике ай ятканнан соң тагын 2 процент өстәлә. ИДК – 82-84, – клейковинаның әлеге сыйфат күрсәткече еш кына хәтта клейковинасы 23 процент тәшкил иткән ашлыкны да икмәк пешерүгә тотыла торган ашлыктан бишенче класслы фураж ашлыгына әверелдерә. Ә бу басуда – өченче класслы бодай.

Татарстан авыл хуҗалыгы өлкәсендә алган акчалата керемнең 10 проценттан артыгы, бодайның – 12, көнбагышның 40 проценты, кукурузның өчтән бере Әлки районы өлешенә туры килә. Быел яңа комбайннар белән тулыландыру һәм комбайнчылар штатын арттыру хисабына “Кызыл Шәрык агрохолдингы” компаниясенең куәте 20 процентка артты. Басуларны эшкәртүдә интенсив технологияләр һәм заманча техника куллану хисабына югары нәтиҗәлелекне тәэмин итүгә ирешелә – уңыш гектарыннан уртача 38 центнер тәшкил итә, ә кайбер урыннарда 50 центнерга җитә.

– Узган ел бодайның бер тоннасы 12 мең сумга сатылды, быел да шул бәя саклансын өчен безнең бөтен алшартлар да бар, – дип фаразлады Айрат Хәйруллин. –  Икмәк бәясе узган елгы дәрәҗәдә сакланырга тиеш, аның күтәрелүенә бернинди объектив сәбәп тә юк. Минем фикеремчә, быел без бәяләрне узган елгы дәрәҗәдә саклап, авыл хезмәтчәннәрен дә бәхетле итә, шул ук вакытта шәһәр кешеләрен дә сыйфатлы икмәк белән шатландыра алачакбыз. Уңышның яхшы булуы – алар өчен дә зур сөенеч, тегермәнчеләр һәм икмәк пешерүчеләр, икмәк кыйммәтләнмәсен өчен, бәяләрне “авызлыклап” тора ала, монда мин бернинди каршылык та күрмим. Бүген шундый сүзләр ишетелә – янәсе, чит илдә ашлык арзаная һәм бәяләрнең түбән тәгәрәвенә әзер булып торырга кирәк, – аларның пессимизмга бирелү өчен сәбәпләре юк, биржа бәясенә йөз тотарга ярамый. Биржа бәясе – ул товар ашлыгы түгел. Бүген Мексика култыгында Америка бодае 186-187 АКШ доллары тора, Россия ашлыгы да шул ук бәягә сатыла, өстәвенә 10 процент НДС кире кайта. Хәзерге вакытта Россия ашлыгы дөнья базарында тоннасы уртача 15-16 мең сумга сатыла – бу бик яхшы бәя. Безнең фикеребезчә, әгәр игенчеләребез азык-төлек бодаеның бер тоннасы өчен 12 мең сум алса, бу – бик тә гадел булачак. Ә калганын әнә трейдерлар эшләсен.

("Intertat.ru")



www.tnv.ru - настройся на лучшее! Присоединяйтесь!

Комментарии:

Добавить свой комментарий:

Заголовок комментария:

Ваш ник:

Ваш e-mail:

Текст комментария:

Введите текст на картинке

1 2 3 4 5 6 7 8 9 10 11 12 13 14 15 16 17 18 19 20