Бүген: -- ------ 20-- --:--
Компания "Татарстан-Яңа Гасыр" телеканалы "ТНВ-Планета" телеканалы Безнең архив Хәбәрләр
Хәбәрләр тасмасы
07.09.2015

Илдар Халиков халык арасында яңа парклар һәм скверларны популярлаштыру буенча өстәмә чаралар комплексы эшләргә тәкъдим итте

ТРда Парклар һәм скверлар көннәре кысаларында Татарстан Премьер-министры Илдар Халиков Казанда Аксенов скверында һәм Меңьеллык паркында булды. Аны Казан мэры Илсур Метшин һәм ТР Президенты ярдәмчесе Наталия Фишман озата йөрде, дип хәбәр итә ТР Президенты матбугат хезмәте.

Аксенов скверы Россиянең танылган язучысы, казанлы Василий Аксенов истәлегенә багышланган. Анда уңайлыклар булдырган чакта яшел зона 2 өлешкә бүленгән: актив (җыйнак кына амфитеатрга чыга торган үзәк аллея) һәм тыныч (ял өчен ирекле планировка).

Илдар Халиков яңартылган скверны күздән кичереп, әлеге объектның алга таба үсеше турында Наталия Фишман белән фикерләште. ТР Президенты ярдәмчесе сквер тормышының төп тематикасы әдәби укулар, фестивальләр (“Аксенов-фест” джаз фестивале), музыкаль кичәләр, күргәзмәләр булачагын әйтте.

Шулай ук ТР Хөкүмәте башлыгы шәһәр халкы катнашындагы бию шоусын тамаша кылды, әлеге сквер тарихы чагылдырылган стендны карады.

Аннары И.Халиков “Созвездие – Йолдызлык” талантлары фестивале үткәрелгән Меңьеллык паркына юл тотты. ТР Премьер-министры артистлар чыгышларын карады. Наталия Фишман белән әңгәмәләшү барышында Илдар Халиков халык арасында яңа парклар һәм скверларны популярлаштыру буенча өстәмә чаралар комплексы эшләргә тәкъдим итте.

("Татар-информ")


www.tnv.ru - настройся на лучшее! Присоединяйтесь!

Комментарии:

Добавить свой комментарий:

Заголовок комментария:

Ваш ник:

Ваш e-mail:

Текст комментария:

Введите текст на картинке

1 2 3 4 5 6 7 8 9 10 11 12 13 14 15 16 17 18 19 20