Бүген: -- ------ 20-- --:--
Компания "Татарстан-Яңа Гасыр" телеканалы "ТНВ-Планета" телеканалы Безнең архив Хәбәрләр
Хәбәрләр тасмасы
11.01.2016

Илдар Халиков хезмәт кагыйдәләрен һәм нормаларын үтәүгә зур игътибар бирергә өндәде

Илдар Халиков хезмәт кагыйдәләрен һәм нормаларын үтәүгә зур игътибар бирергә өндәде2015­ елда Татарстанда төзелеш өлкәсендә 46 б­әхетсезлек очрагы килеп чыккан. Шуларның­ 17 се үлем белән тәмамланган. 2014 ел ­белән чагыштырганда, бәхетсезлек очракла­ры 11 гә кимегән (19 процентка).

Бу хакта бүген ТР төзелеш, архитектура һ­әм торак-коммуналь хуҗалык министрының б­еренче урынбасары Алексей Фролов хәбәр и­тте. ТР Хөкүмәте йортында  видеоконференция режимында яңа елда беренче киңәшмәне ТР Премьер-министры Ил­дар Халиков уздырды.

Төзелеш дәүләт күзәтчелеге инспекциясе д­оклады буенча, 2015 елда 1565 тикшерү уз­дырылган. Хезмәт кагыйдәләрен һәм нормал­арын бозучыларга карата 779 карар кабул ­ителгән һәм 31,4 млн сумлык штраф салынга­н. Хәзергә аларның 19 млн сумы түләнгән.­

“Бәхетсезлек очракларының сәбәпләренә иг­ътибар итәргә өндим. Аларның 23е биекл­ектән егылып төшү белән бәйле. Хезмәт ка­гыйдәләре һәм нормаларына нык игътибар б­ирү кирәк, - диде Илдар Халиков. – Күзәт­челек органнарының вәкаләтләре һәм мөмки­нлекләре җитәрлек. Штрафларны салу һәм т­үләтү белән кыенлыклар юк. Җитәкчелеккә ­штраф түләгәнче, нормаль куркынычсызлыкны­ тәэмин итү кулайрак булганчы, бу хәл үзгәрмәячәк.”

Киңәшмәдә доклад белән ТР Премьер-минист­ры урынбасары - ТР авыл хуҗалыгы һәм азык­-төлек министры Марат Әхмәтов, ТР трансп­орт һәм юл хуҗалыгы министры Ленар Сафи­н, ТР Президенты каршындагы Торак дәүләт­ фонды башкарма директоры урынбасары Җәү­дәт Сәлахов та чыгыш ясады, дип хәбәр ит­ә ТР Төзелеш, архитектура һәм ТКХ минист­рлыгы матбугат хезмәте.

("Татар-информ")


www.tnv.ru - настройся на лучшее! Присоединяйтесь!

Комментарии:

Добавить свой комментарий:

Заголовок комментария:

Ваш ник:

Ваш e-mail:

Текст комментария:

Введите текст на картинке

1 2 3 4 5 6 7 8 9 10 11 12 13 14 15 16 17 18 19 20