Бүген: -- ------ 20-- --:--
Компания "Татарстан-Яңа Гасыр" телеканалы "ТНВ-Планета" телеканалы Безнең архив Хәбәрләр
Хәбәрләр тасмасы
01.09.2015

Илдар Халиков Сарман районында күп функцияле үзәк ачу тантанасында булды

 Сарман районы Ляки авылында күп функцияле үзәк ачылды, шулай итеп хәзер бер түбә астында мәдәният йорты, фельдшерлык-акушерлык пункты эшләячәк. Аны ачу тантанасында ТР Премьер-министры Илдар Халиков, ТР мәдәният министры урынбасары Гүзәл Нигъмәтуллина, Сарман муниципаль районы Башкарма комитеты җитәкчесе Фәрит Хөснуллин катнашты.

Күп функцияле үзәк гыйнварда төзелә башлады. Бу яңа бинаны салуга республика бюджетыннан 9 млн 459 мең сум бүлеп бирелгән, район бюджетыннан 600 мең сум чамасы суммага кирәк-яраклар алынган. Бүген ачылган яңа күпфункцияле үзәк районда республика Президент программасы буенча төзелгән дүртенче бина булып санала. "Күп функцияле үзәк ачу - авылда яшәүчеләр өчен генә түгел, ә бөтен район өчен шатлыклы вакыйга, - диде Фәрит Хөснуллин. - Быел районда 25 төрле объект төзелә, күбесе ачылды инде".

Татарстан Республикасы Премьер-министры Илдар Халиков, республика Президенты вазифаларын вакытлыча башкаручы Рөстәм Миңнеханов исеменнән, күп функцияле үзәк ачылышы һәм, Республика көне уңаеннан, иң изге теләкләрен белдерде.

"Яңа бина өчен матур урын да сайланган, сыйфатлы итеп төзелгән дә, - дип билгеләп үтте Илдар Халиков. - Бу мәдәният йорты чын сәнгать бишеге булсын һәм яшь буынга мәдәни кыйммәтләрне түкми-чәчми җиткерсен. Август ахырында бөтен республика буенча мәктәпләр, балалар бакчалары, ФАПлар, күп функцияле үзәкләр ачылды. Болар барысы да халыкның телен һәм мәдәниятен саклау өчен эшләнелә. Республикадагы үзгәрешләрне үзегез күрәсез. Фермалар да төзелә, яңа эш урыннары булдырыла".

Илдар Халиков төзүчеләргә рәхмәт белдерде һәм мәдәният йорты директоры Юрий Антоновка җиһазлар алу өчен 100 мең сумга сертификат тапшырды. Мәдәният йортында кунакларга "Иганя" керәшен халык ансамбле концерт программасы тәкъдим ителде.

Аннары Илдар Халиков авыл фельдшеры бүлмәсенең ничек җиһазлануы белән танышты. Республика Премьер-министры шулай ук "Сандугач" балалар бакчасында, Сарман аграр көллиятендә булды, дип хәбәр итә "Сарман" газетасы редакциясе.

("Татар-информ")


www.tnv.ru - настройся на лучшее! Присоединяйтесь!

Комментарии:

Добавить свой комментарий:

Заголовок комментария:

Ваш ник:

Ваш e-mail:

Текст комментария:

Введите текст на картинке

1 2 3 4 5 6 7 8 9 10 11 12 13 14 15 16 17 18 19 20