Бүген: -- ------ 20-- --:--
Компания "Татарстан-Яңа Гасыр" телеканалы "ТНВ-Планета" телеканалы Безнең архив Хәбәрләр
Хәбәрләр тасмасы
07.12.2015

Илсур Метшин: “Административ-техник инспекциянең системалы эшләве үз нәтиҗәләрен бирә”

Илсур Метшин: “Административ-техник инспекциянең системалы эшләве үз нәтиҗәләрен бирә” Казанда җир казу һәм төзелеш эшләре белән шөгыльләнүче оешмаларга, кагыйдә бозган өчен 2015 елда 24,3 млн сумнан артык штраф салынган.

Ел дәвамында Казан шәһәре Башкарма комитетының Административ-техник инспекциясе идарәсе 265 төзү мәйданын һәм 3,4 мең җир казу эшләре алып барылган объектны конрольда тоткан, шуларның 116 сында төзү эшләре тәмамланган, 98 объектта эш дәвам итә, калганнары туктатылган.

Эшчәнлек алып барылган 25 төзү мәйданына карата яз айларында гына да 27 тапкыр административ йогынты ясалган. Бу төзү объектларыннан шәһәр урамнарына, автотранспортка ияреп, пычрак чыгару, территорияне пычрактан һәм чүп-чардан вакытында арындырмау, төзү мәйданын тиешле итеп койма белән бүлеп алмау, төзү объектларының паспорты булмау һ.б. кагыйдә бозулар белән бәйле.

Бу хакта бүген әлеге идарә җитәкчесе Әлфир Шәмсетдинов Татарстан башкаласы җитәкчелегенең мэр Илсур Метшин рәислегендә үткәрелгән “эшлекле дүшәмбе” киңәшмәсендә хәбәр итте. Аның сүзләренчә, кайбер оешмалар, кисәтүләргә һәм штрафларга да карамастан, кагыйдә бозуларын дәвам итә.

Идарә хезмәткәрләре төзелеш бара торган территорияләрнең тирә-ягын чиста тоту буенча да күзәтчелек алып бара. Бу юнәлештә 2015 елда 49 кагыйдә бозучы ачыкланып, 615 материал теркәлгән. Аларга 10 млн сумнан артык суммада штраф салынган.

Гомумән алганда, Казан шәһәре Башкарма комитетының Административ-техник инспекциясе идарәсе 2015 елның 11 аенда 12 мең 228 объектны тикшергән, шуларның 3 меңе − көз айларында. Тикшерүләр барышында 8,5 меңнән артык кагыйдә бозу очрагы теркәлгән һәм алар административ җаваплылыкка тартылган. Соңгы 3 айда гына да шундый 2,2 мең тапкыр административ җаваплылыкка тартылу очрагы билгеле. Юридик затларга карата төзелгән протоколлар саны 216 ны, вазыйфаи затларга карата төзелгән протоколлар 2856 ны, физик затларга карата төзелгәне 5483 не тәшкил итә. Аларга салынган гомуми штрафлар күләме исә 84,5 млн сумнан арткан. Чагыштыру өчен: Омск каласында бу сумма 16 млн сумны, Уфада исә 25 млн сумны тәшкил итә.

Әлфир Шәмсетдинов билгеләп узганча, кыш айларында Казан шәһәре Башкарма комитетының Административ-техник инспекциясе тиешсез урыннарда кар өемнәре барлыкка китермәү өстендә эш алып барачак.

Шәһәр җитәкчесе Илсур Метшин бу уңайдан үз фикерен белдерде. “Каладагы кыенлыклар белән көрәшү, кайбер очракта, аждаһа белән көрәшкә тиң: бер башны кисеп атасың гына, тагын 1-2 се үсеп чыга. Административ-техник инспекциянең системалы эшләве үз нәтиҗәләрен бирә”, - диде ул.

("Татар-информ")


www.tnv.ru - настройся на лучшее! Присоединяйтесь!

Комментарии:

Добавить свой комментарий:

Заголовок комментария:

Ваш ник:

Ваш e-mail:

Текст комментария:

Введите текст на картинке

1 2 3 4 5 6 7 8 9 10 11 12 13 14 15 16 17 18 19 20