Бүген: -- ------ 20-- --:--
Компания "Татарстан-Яңа Гасыр" телеканалы "ТНВ-Планета" телеканалы Безнең архив Хәбәрләр
Хәбәрләр тасмасы
19.10.2015

Илсур Метшин: “Казанда җәмәгать транспорты уңайлы гына түгел, иң беренче чиратта, куркынычсыз булырга тиеш”

Казанда җәмәгать транспорты уңайлы гына түгел, иң беренче чиратта, куркынычсыз булырга тиеш. ЮХИДИ белән берлектә башкаланың һәр автотранспорт предприятиесендә юлларда иминлек тәэмин итүгә юнәлдерелгән инструктажлар үткәрү зарур.

Бүген Казан мэриясендә үткәрелгән “эшлекле дүшәмбе” киңәшмәсендә, Казанда күптән түгел шәһәр транспорты катнашында чыккан резонанслы һәлакәтләрне шәрехләп, мэр Илсур Метшин әнә шундый йөкләмә бирде.

Искәртеп үтик: шәһәр транспорты катнашындагы һәлакәтләрнең берсе 8 октябрь көнне башкаланың Зәкиев урамында килеп чыга: автобус йөртүчесе каршы як юлга чыгып, җиңел машина белән бәрелешә. Соңгысы рулендагы йөртүче тән казаларына дучар ителә.

“Башкалада җәмәгать транспорты катнашында чыккан һәлакәтләр борчуга сала. Узган атнада хәтта ике трамвай бәрелешкән. Без Россиядә беренчеләрдән булып җәмәгать траспорты өчен аерым полосалар бүлеп бирдек. Шуңа да карамастан, автобуслар үзара узышуын дәвам итә. Соңгы 5 елда транспорт өлкәсендә зур эшләр башкарылды, аңа кадәр без җәмәгать транспорты системасын үзгәртеп кордык”, – диде мэр һәм җаваплы затларга мөрәҗәгать итеп, тайпылышларның сәбәпләрен аңлатып бирүне сорады.

Казан шәһәре Башкарма комитетының Транспорт комитеты рәисе Айдар Габделхаков сүзләренә караганда, юл һәлакәтләре саны арту сезонлылык белән аңлатыла. Ул башкала автопредприятиеләрендә профилактик чаралар уздырыла башлавын билгеләп, бу төр һәлакәт очракларның санын киметү юнәлешендә җитди эш алып барырга сүз бирде.

Резонанслы һәлакәтләрнең тагын 2се трамвай катнашында була. Аерым алганда, 11 октябрьдә бер трамвай икенчесен “куып тота”. Бәхеткә, үлем-китем очраклары юк. 14 октябрь көнне Казанның Ямашев проспектында трамвай йөртүчесе рөхсәт ителмәгән урында юл аша чыгып барган 64 яшьлек әбине бәрдереп үтерә. “Беренче очрак буенча тикшерү үткәрелә. Фаразларга буенча, йөртүче рульда йокыга киткән. Тәүлекнең караңгы вакытында килеп чыккан икенче һәлакәттә гомуми стажы 26 ел булган йөртүченең гаебе юк, шулай да, бу безне акламый. Хәзерге вакытта барлык деполарда инструктажлар үткәрелә”, – диде “Метроэлектротранс” муниципаль унитар предприятиесе директоры Әсфән Галәвов.

“Бик хәвефле фактлар. Юл хәрәкәте иминлеге буенча комиссия уздырылды. Аерым очракларда һәлакәтләрнең җәяүле гаебе белән килеп чыгуы ачыкланды. Әмма җәмәгать транспорты йөртүчесе гаебе белән булган һәлакәт тә бар. Бу исә – чаң сугарга сәбәп. Милек формасына карамастан, барлык автопредприятиеләрдә булып, ашыгыч чаралар күрергә, бу эшкә депутатлар корпусын, ЮХИДИ хезмәткәрләрен һәм җәмәгатьчеләрне тартырга кирәк”, – дип таләп итте Илсур Метшин.

Мэр автобусларның йөрү ешлыгына бәйле рәвештә дә шелтәләрнең ешаюын искәртеп, бу өлкәдә кимчелекләрне бетерүне йөкләде.

("Татар-информ")


www.tnv.ru - настройся на лучшее! Присоединяйтесь!

Комментарии:

Добавить свой комментарий:

Заголовок комментария:

Ваш ник:

Ваш e-mail:

Текст комментария:

Введите текст на картинке

1 2 3 4 5 6 7 8 9 10 11 12 13 14 15 16 17 18 19 20