Бүген: -- ------ 20-- --:--
Компания "Татарстан-Яңа Гасыр" телеканалы "ТНВ-Планета" телеканалы Безнең архив Хәбәрләр
Хәбәрләр тасмасы
24.02.2015

Илсур Метшин Россия мэрларының февраль рейтингында - беренче

Казан мэры Илсур Метшин Россия шәһәрләре мэрларының февраль рейтингында беренче урынны били. Казан мэры, узган рейтинг нәтиҗәләре белән чагыштырганда, бер "баскыч"ка күтәрелде һәм хәзер лидерлык итә.

Рейтинг шул ук исемдәге Мәгълүмат коммуникацияләре үзәге белән РФ Хөкүмәте каршындагы Финанс университетның Политология тикшеренүләре үзәге белгечләре тарафыннан төзелгән.

Тикшерүчеләр ачык мәгълүматлар һәм инсайдер мәгълүматларына мөрәҗәгать иткән. Әмма алар төбәк һәм федераль экспертлары фикерләрен исәпкә алган. Нәкъ менә шул чыганакларның эшенә соңгы нәтиҗәне биргән.

Шулай итеп. Россия шәһәрләре мэрлары рейтингының беренче унлыгына Илсур Метшин (Казан), Владимир Евланов (Краснодар), Александр Моор (Төмән), Иван Кононенко (Салехард), Сергей Боженов (Белгород), Максим Ряшин (Ханты-Мансийск), Ислам Кадыйров (Грозный), Сергей Собянин (Мәскәү), Петр Тултаев (Саранск) һәм Олег Фурсов (Самара) кергән. Мәскәү мэры исемлектә бары тик 8 нче урынны гына били.

("Татар-информ") 


www.tnv.ru - настройся на лучшее! Присоединяйтесь!

Комментарии:

Добавить свой комментарий:

Заголовок комментария:

Ваш ник:

Ваш e-mail:

Текст комментария:

Введите текст на картинке

1 2 3 4 5 6 7 8 9 10 11 12 13 14 15 16 17 18 19 20