Бүген: -- ------ 20-- --:--
Компания "Татарстан-Яңа Гасыр" телеканалы "ТНВ-Планета" телеканалы Безнең архив Хәбәрләр
Хәбәрләр тасмасы
30.12.2015

Илсур Метшин ТР муниципаль хезмәткәрләр спартакиадасында җиңүчеләрне тәбрикләде

 Казан ратушасында 2015 елгы Татарстан Республикасының дәүләт һәм муниципаль хезмәткәрләр спартакиадасында җиңүчеләрне һәм призлы урыннар алучыларны бүләкләү тантанасы үтте. Шәһәр Башкарма комитеты командасы әгъзаларына Казан мэры Илсур Метшинның Рәхмәт хатлары тапшырылды.

Бу елгы Спартакиада программасына спортның түбәндәге сигез төре кертелгән иде: чаңгы ярышлары, волейбол, бадминтон, мини-футбол, йөзү, җиңел атлетика, шахмат һәм өстәл теннисы. Ярыш нәтиҗәләре буенча, Казан шәһәре муниципаль берәмлеге командасы Казанның Россия спорт башкаласы икәнен тагын бер кат раслап, дүрт тапкыр рәттән гомумкомандалар арасында беренче урынны яулады.

“Яңа ел алдыннан чираттагы уңышларыбызны билгеләп үтү бигрәк күңелле, әлеге җиңү безнең өчен бик мөһим иде, - диде И.Метшин. – Дүртенче тапкыр үзебезнең иң яхшылардан булуыбызны раслау – безнең өчен зур дәрәҗә. Һөнәри эшчәнлектә нәтиҗәләргә ирешү – бер нәрсә, спорт мәйданчыкларында җиңү исә – ул бөтенләй башка биеклек. Сезне ихластан котлыйм һәм алга таба эшегездә, спортта зур уңышлар телим”.

Рәхмәт хатлары белән бүләкләнүчеләр исемлегендә РФ атказанган физик тәрбия һәм спорт хезмәткәре, “Рубин” футбол клубы директоры Илгиз Фәхриев, Казан Башкарма комитетының Физик тәрбия һәм спорт комитеты рәисе Светлана Вострикова да бар иде.

Спартакиадада хәлиткеч җиңүне мини-футбол ярышлары алып килде - уңышлы үткән уен нәтиҗәсендә, Башкарма комитет командасы иң яхшылардан дип табылды.

Сүз уңаеннан, бу елда беренче тапкыр йөзү буенча ярышлар үткәрелде. Әлеге төрдә дә Башкарма комитет командасы иң яхшылардан булды. Дүрт елга беренче тапкыр бадминтон буенча ярышта да команда җиңүгә иреште. Шахмат, чаңгы ярышлары, җиңел атлетика, өстәл теннисы – Казан шәһәре муниципаль берәмлеге командасына нәтиҗәләрне тагын да яхшыртырга зур мөмкинлек бирде, дип хәбәр итә ТР башкаласы мэриясе матбугат хезмәте.

("Татар-информ")


www.tnv.ru - настройся на лучшее! Присоединяйтесь!

Комментарии:

Добавить свой комментарий:

Заголовок комментария:

Ваш ник:

Ваш e-mail:

Текст комментария:

Введите текст на картинке

1 2 3 4 5 6 7 8 9 10 11 12 13 14 15 16 17 18 19 20