Бүген: -- ------ 20-- --:--
Компания "Татарстан-Яңа Гасыр" телеканалы "ТНВ-Планета" телеканалы Безнең архив Хәбәрләр
Хәбәрләр тасмасы
11.01.2016

Иннополиста интеллектуаль сәләтле балалар өчен лицей ачыла

Иннополиста интеллектуаль сәләтле балалар өчен лицей ачыла  Инновацион гомуми белем бирү учреждениесенең яңасы - Иннополис лицее ачыла. Аны ачу тантанасында ТР Премьер-министры урынбасары - ТР Мәгариф һәм фән министры Энгель Фәттахов, Иннополис мэры Егор Иванов һ.б. рәсми затлар катнашуы көтелә. Интеллектуаль сәләтле балалар өчен ачыласы лицей математика, физика, информатикадан көчлеләрне җыя, ул ТР Президенты Рөстәм Миңнеханов башлангычы белән гамәлгә ашырыла.

Аерым алганда, ТР Мәгариф һәм фән министрлыгыннан алынган белешмә буенча, классларда 15әр укучы булса, лицейда 360 укучы белем алачак. 7-9 нчы классларда балалар математика, физика фәннәрен, инглиз телен тирәнтен өйрәнәчәк, 10-11 нче класслар - мәгълүмати-технологик профиль буенча. Хәзергә анда белем алырга теләк белдергән 600 укучы математика, рус теле буенча тест язган, сөйләшү-әңгәмәләшү процедурасы узган. Нәтиҗәдә, 7-10 нчы классларда укырга 105 укучы сайлап алынган.

("Татар-информ")


www.tnv.ru - настройся на лучшее! Присоединяйтесь!

Комментарии:

Добавить свой комментарий:

Заголовок комментария:

Ваш ник:

Ваш e-mail:

Текст комментария:

Введите текст на картинке

1 2 3 4 5 6 7 8 9 10 11 12 13 14 15 16 17 18 19 20