Бүген: -- ------ 20-- --:--
Компания "Татарстан-Яңа Гасыр" телеканалы "ТНВ-Планета" телеканалы Безнең архив Хәбәрләр
Хәбәрләр тасмасы
11.03.2015

Иран белән без ирешкән килешүләр реаль проектларга әвереләчәк - Рөстәм Миңнеханов

 Тәбриздә, Көнчыгыш Әзербайҗан Провинциясе (Иран Ислам Республикасы) губернаторы Исмәгыйль Җаббарзадә белән очрашу тәмамлангач, Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов белдерде, дип хәбәр итә ТР Президенты матбугат хезмәте.

Рөстәм Миңнеханов Иран ММЧ вәкилләре сорауларына җавап биреп, бу илгә беренче тапкыр килүен хәбәр итте. Аның сүзләренчә, Татарстан Россия - Иран мөнәсәбәтләре кысаларында Иран Ислам Республикасы белән хезмәттәшлекне үстерү мөмкинлеген югары бәяли. Ул искәртеп узганча, Татарстан делегациясе составында министрлар, бизнес-берләшмәләр һәм фәнни даирә вәкилләре бар.

"Без сәфәр нәтиҗәләреннән канәгатьбез, - диде Рөстәм Миңнеханов. - Программада бик күп очрашулар булды, үзебез өчен зур кызыксыну уятучы сәнәгать предприятиеләрен күрдек. Моннан тыш, безнең бизнесменнарның да эшлекле очрашулары күп булды. Иранда узган сөйләшүләр барышында без мәгариф проектлары буенча хезмәттәшлек турында килештек, - дип хәбәр итте Рөстәм Миңнеханов. - Безнең университетлар актив хезмәттәшлек итәчәк - бу студентлар, аспирантлар, укытучылар  белән алмашу һәм белгечләр әзерләү". Ул искәрткәнчә, туристлык эшчәнлеген активлаштыру мәсьәләләре хакында да фикер алышынган.

"Без Көнчыгыш Әзербайҗан Провинциясе губернаторы һәм аның командасына  шундый бай программа өчен рәхмәтлебез, - дип билгеләп үтте Рөстәм Миңнеханов. - Без бүген ирешкән килешүләр реаль проектларга әверелер дип ышанам. Эш даими, системалы нигездә алып барылсын өчен, без ике яктан да җаваплы кешеләрне билгеләдек, алар Татарстан - Иран мөнәсәбәтләрен координацияләп торачак", - диде Рөстәм Миңнеханов. Ул аныклап узганча, Татарстан ягыннан бу эшчәнлеккә ТР Премьер-министры урынбасары - ТР сәнәгать һәм сәүдә министры Равил Зарипов кураторлык итәчәк.

"Безнең хезмәттәшлек нәтиҗәләрен процентларда түгел, ә зур, кызыклы проектлар белән санарга кирәк", - дип сүзен йомгаклады Рөстәм Миңнеханов. - Андый проектлар күп булачак дип саныйм".

("Татар-информ")


www.tnv.ru - настройся на лучшее! Присоединяйтесь!

Комментарии:

Добавить свой комментарий:

Заголовок комментария:

Ваш ник:

Ваш e-mail:

Текст комментария:

Введите текст на картинке

1 2 3 4 5 6 7 8 9 10 11 12 13 14 15 16 17 18 19 20