Бүген: -- ------ 20-- --:--
Компания "Татарстан-Яңа Гасыр" телеканалы "ТНВ-Планета" телеканалы Безнең архив Хәбәрләр
Хәбәрләр тасмасы
27.05.2016

Җирле хакимиятләрнең халыкара хезмәттәшлеге илләрнең көндәшлеккә сәләтлелеген ныгыта – ТР Президенты

Татарстанга “Берләшкән шәһәрләр һәм җирле хакимиятләр” Бөтендөнья оешмасы эшчәнлегендә катнашу кызыклы. Бу хакта Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов бүген әлеге оешманың Башкарма бюросы утырышы ачылу тантанасында белдерде.

Республика лидеры сүзләренчә, “Берләшкән шәһәрләр һәм җирле хакимиятләр” Бөтендөнья оешмасы күп илләрнең җирле үзидарә органнарының хезмәттәшлеген ныгыту һәм киңәйтү мөмкинлеге бирә, җирле хакимиятләр мәнфәгатьләрен халыкара дәрәҗәдә кайгырту һәм илкүләм хөкүмәт белән үзара элемтәгә китерә.
“Җирле һәм төбәк хакимиятләренең ныклы хезмәттәшлеге безнең төбәкләрдә һәм шәһәрләрдә яшәүчеләрнең яшәү шартларын яхшыртуга ярдәм итә”, - дип ышана ул.
ТР Президенты фикеренчә, муниципалитетларның хакимият системасы бик мөһим роль уйный, чөнки алар халык белән элемтәдә тора. “Без “Берләшкән шәһәрләр һәм җирле хакимиятләр” Бөтендөнья оешмасының төп идеяләренең берсе - карарлар җирле хакимиятләр фикерләрен исәпкә алып, глобаль һәм илкүләм дәрәҗәдә кабул ителергә тиешлеген хуплыйбыз”, - диде ул.

Р.Миңнеханов сүзләренчә, ачык икътисадның заманча, глобальләшү һәм үсеш алган коммуникацион технологияләр шартларында җирле хакимиятләрнең халыкара хезмәттәшлеге көндәшлеген ныгытуда мөһим фактор булып тора, халык мәнфәгатьләрен кайгырта.

“Без “Берләшкән шәһәрләр һәм җирле хакимиятләр” Бөтендөнья оешмасының Европа бүлеге штаб-фатиры Казанда урнашуы белән горурланабыз. Илсур Метшинның актив эше нәтиҗәсендә Татарстан башкаласы оешма эшчәнлегенә сизеллерлек өлеш кертә. Бөтендөнья оешмасы җитәкчелегенең безнең бүлеккә күрсәткән ярдәме кадерле”, - дип ассызыклады ул.

Республика Президенты белдергәнчә, халыкара интеграция Казанның уңышлы үсешенә этәргеч бирә. “Татарстан башкаласы – Көнбатыш белән Көнчыгышны бәйләүче мөһим звено, Россия һәм халыкара икътисади, инновацион, фәнни-мәгариф үзәге, Евразиянең интеграцион процессларда актив катнашучы. Казан Россиядә милләтара һәм динара татулыкны ныгытуда зур роль уйный. Без төрле мәдәниятләрнең традицияләрен саклыйбыз һәм үстерәбез, төрле халыклар һәм диннәр вәкилләренең татулык принципларын чынга ашырабыз. Бүген бу өлкәдә безнең тәҗрибәгә ихтыяҗ бар”, - диде ул.

"Мэрлар “Берләшкән шәһәрләр һәм җирле хакимиятләр” Бөтендөнья оешмасы мәйданчыгы аша шөгыльләнә торган мәсьәләләр алдынгы тәҗрибәләрне гамәлгә ашырырга булыша һәм безнең шәһәрләр халкы файдасына эшли", - диде Татарстан Президенты. 

("Татар-информ")


www.tnv.ru - настройся на лучшее! Присоединяйтесь!

Комментарии:

Добавить свой комментарий:

Заголовок комментария:

Ваш ник:

Ваш e-mail:

Текст комментария:

Введите текст на картинке

1 2 3 4 5 6 7 8 9 10 11 12 13 14 15 16 17 18 19 20