Бүген: -- ------ 20-- --:--
Компания "Татарстан-Яңа Гасыр" телеканалы "ТНВ-Планета" телеканалы Безнең архив Хәбәрләр
Хәбәрләр тасмасы
22.06.2016

Иске Казан музей-тыюлыгында татар чәе театры булачак

Иске Казан музей-тыюлыгында татар чәе театры булачак Татарстанның Биектау районында урнашкан Иске Казан дәүләт тарих, мәдәният һәм табигать музей-тыюлыгында татар чәе театры барлыкка киләчәк.

Бу хакта бүген әлеге музей-тыюлыкта Татарстан парламенты вәкилләре өчен оештырылган экскурсия барышында билгеле булды. Татар чәе театрының проекты инде әзер, нигезе салынган. Ул музей-тыюлыктагы чәйханәгә өстәп салыначак. Биредә туристларга татар милли ризыкларын пешереп күрсәтәчәкләр, шулай ук мәтрүшкәле, сөтле татар чәе белән сыйлап, аның тарихы белән таныштырырга ниятлиләр.



Музей-тыюлык 1992 елда оешкан. Аның гомуми мәйданы - 140 гектар тирәсе. 

("Татар-информ")


www.tnv.ru - настройся на лучшее! Присоединяйтесь!

Комментарии:

Добавить свой комментарий:

Заголовок комментария:

Ваш ник:

Ваш e-mail:

Текст комментария:

Введите текст на картинке

1 2 3 4 5 6 7 8 9 10 11 12 13 14 15 16 17 18 19 20