Бүген: -- ------ 20-- --:--
Компания "Татарстан-Яңа Гасыр" телеканалы "ТНВ-Планета" телеканалы Безнең архив Хәбәрләр
Хәбәрләр тасмасы
16.05.2017

«Иске Казан түгәрәк уены»нда Тукай районыннан алты коллектив бүләкле урыннарны алды

Биектау районының Шәпше авылында үткән бөтенроссия «Иске Казан түгәрәк уены» татар фольклоры фестиваль-конкурсында Тукай районының фольклор коллективлары һәм аерым солистлары дәрәҗәле урыннар яулап кайтты, дип яза район газетасы сайты.

Боерган авыл җирлегеннән мөнәҗәтләр дуэты белән Кадрия Нәбиуллина һәм Фәйрүзә Габидуллина, Күзкәй авылыннан «Тамчы» балалар фольклор ансамбле – беренче урынга, Иске Җирекленең «Җакын туганнар» керәшен фольклор коллективы, Бордының «Борды-Чишмә», Мәләкәснең «Питрау-Бәләкәч» балалар фольклор коллективлары, «Татарстан» совхозы поселогының «Айбагыр» керәшен фольклор ансамбле икенче урынга лаек булдылар.

«Иске Казан түгәрәк уены»ның йомгаклау чарасында республиканың 21 районыннан барысы 52 фольклор коллектив һәм солистлар чыгыш ясады. Барысы 400ләп кеше катнашты. Фестиваль 2010 елдан башлап, һәр елны үткәрелә. Ул халыкның милли гореф-гадәтләрен югалтмауны, яңартуны һәм талантларны барлауны максат итеп куя.

(Татар-информ)


www.tnv.ru - настройся на лучшее! Присоединяйтесь!

Комментарии:

Добавить свой комментарий:

Заголовок комментария:

Ваш ник:

Ваш e-mail:

Текст комментария:

Введите текст на картинке

1 2 3 4 5 6 7 8 9 10 11 12 13 14 15 16 17 18 19 20