Бүген: -- ------ 20-- --:--
Компания "Татарстан-Яңа Гасыр" телеканалы "ТНВ-Планета" телеканалы Безнең архив Хәбәрләр
Хәбәрләр тасмасы
14.08.2015

“Иске Казанда милли моңнар” хәйрия фестивалендә 40лап татар артисты катнашачак

“Иске Казанда милли моңнар” хәйрия фестивалендә 40лап татар артисты катнашачак23 август көнне 14.00дә Биектау районы Камай авылында урнашкан “Иске Казан” музей-тыюлыгында хәйрия фестивале уздырыла. “Иске Казанда милли моңнар” фестиваленда катнашуга 40лап татар артисты теләк белдергән. Проектның төп максаты – “Ярдәм” һәм Анжела Вавилова исемендәге хәйрия фондлары карамагында дәваланучыларны тернәкләндерүгә өлеш кертү.

Бу хакта бүген “Татар-информ” мәгълүмат агентлыгы үткәргән матбугат конференциясендә проектның җитәкчесе, журналист Рөстәм Исхаков бәян итте.

Аның сүзләренә караганда, татар артистлары катнашында хәйрия концертын уздыру фикере моннан 3 ел элек туган. “Мин бу фикер белән “Ярдәм” фондына мөрәҗәгать иттем. Беренче тапкыр концерт былтыр 27 августта 30лап җырчы катнашында үткәрелде. Нәтиҗәдә, 100 мең сум күләмендә хәйрия акчасы җыелып, “Ярдәм” фондына тапшырылды”, – дип сөйләде проект җитәкчесе очрашуда.

Хәйрия концертында катнашырга теләгән артистларның саны шактый күп булганга, быел чара фестиваль статусын алган. Катнашучылар арасында Рәсим Низамов, Резедә Шәрәфиева, ИлСаф, Раяз Фасыйхов, Илнар Ялалов, Илшат Вәлиев, Илназ Гарипов, Гөлнара Габидуллина, Нурзадә, Зәринә Хәсәншина, Эльмира Сөләйманова, Данир Сабиров, Марсель Вәгыйзов, Энҗе Шәймурзина, , Мөнир Рахмаев, Азат һәм Алсу Фазлыевлар, Чәчкә, Гүзәлия, Дилә Нигъмәтуллина, “Сорнай” ансамбле һ.б. бар. Концертны Фәнис Җиһанша, Замирә Рәҗәпова, Гөлназ Сәфәрова һәм Рәдиф Әхмәдиев алып барачак. Фестивальнең сценарий авторы һәм режиссеры – Гөлназ Сәфәрова.

Рөстәм Исхаков фестивальне уздыру урынының очраклы рәвештә түгел, республикабызның тарихи урыннарын халыкка таныту максатыннан, сайлануына игътибар юнәлтеп: “Хәзер күпләр Татарстанның Болгар, Зөя кебек тарихи урыннарын белә. Иске Казан да тарихи әһәмияткә ия урыннарның берсе”, – диде.

Фестивальгә кадәр 1 ай дәвамында хәйрия чарасында катнашуга теләк белдергән татар артистлары Казанда Анжела Вавилова исемендәге хосписта, “Ярдәм” тернәкләндерү үзәгендә кунак булган, шунда дәваланучылар белән аралашкан. “Кешеләр андый җирләргә барудан курка. Чынлыкта, анда имин, дустанә мохит хөкем сөрә. Җырчыларның кайберләре ризыклар алып килде, кемдер акча калдырды, дәваланучыларны чыгышлары белән куандырды”, – дип сөйләде журналист.

Анжела Вавилова исемендәге фонд рәисе Владимир Вавилов билгеләп узганча, соңгы елларда Татарстанда хәйрия концертларының киң әйләнеш алуы сөендерә. “Мохтаҗлар бик күп. Чит кеше хәсрәте яныннан битараф узарга ярамый. Татарстандагы беренче балалар хосписын төзү максаты куелгач та татар артистлары “Пирамида” мәдәни-күңел ачу үзәгендә беренчеләрдән булып хәйрия концерты уздырды, шул рәвешле, бу эшкә татарстанлыларны тартты”, – дип искәртеп узды ул һәм “Иске Казанда милли моңнар” хәйрия фестивален уздырырга алынган Рөстәм Исхаковка рәхмәт белдерде.

Концертка билет бәясе алдан сатуда – 250 сум, көнендә 300 сум булачак. Физик мөмкинлекләре чиклеләргә керү – бушлай. Фестиваль барышында “Иске Казан” комплексы буенча экскурсия, кызыклы уеннар, ярминкәләр уздыру да каралган. Концерттан, экскурсия, ярминкәдән кергән бөтен акча хәйрия фондларына тапшырылачак. Моннан тыш, республика оешмалары җитәкчеләренә әлеге фондлага ярдәм күрсәтүне сорап, мөрәҗәгать хатлары юлланган. Рөстәм Исхаков былтыр җибәрелгән 20 хатның нибары 1сенә генә уңай җавап килгәнлеген искәртеп, иганәчеләрне хәйрия эшчәнлегенә тарту заруриятен ассызыклады.

Бәйрәмгә килгән кунакларны “Татмедиа” Республика матбугат һәм массакүләм коммуникацияләр агентлыгының “Сабантуй”, “Ялкын”, “Гаилә һәм мәктәп” журналлары вәкилләре басмалары белән таныштырачак, уеннар уйнатып, бүләкләр тапшыру да күздә тотыла.

Фестивальгә Казанның “Ярдәм” мәчете яныннан 12.30да кузгалачак махсус автобусларга утырып бару мөмкинлеге булдырылачак.

("Татар-информ")


www.tnv.ru - настройся на лучшее! Присоединяйтесь!

Комментарии:

Добавить свой комментарий:

Заголовок комментария:

Ваш ник:

Ваш e-mail:

Текст комментария:

Введите текст на картинке

1 2 3 4 5 6 7 8 9 10 11 12 13 14 15 16 17 18 19 20