Бүген: -- ------ 20-- --:--
Компания "Татарстан-Яңа Гасыр" телеканалы "ТНВ-Планета" телеканалы Безнең архив Хәбәрләр
Хәбәрләр тасмасы
10.04.2017

"Исполнение мечты” хәйрия фонды “Яңа Гасыр” телерадиокомпаниясенә Рәхмәт хаты юллаган

"Исполнение мечты” хәйрия фонды “Яңа Гасыр” телерадиокомпаниясенә үзе уздырган чараларны һәрдаим яктыртып барганы өчен Рәхмәт хаты юллаган.

Оешманың җитәкчелегенә һәм коллективка күрсәткән мәгълүмати ярдәмнәре өчен рәхмәтебезне белдерәбез. Безнең хезмәтебездә катнашуыгызны без бәялибез,” - диелә фонд җитәкчесе Эльмира Хисамова имзалаган хатта.

"Исполнение мечты” хәйрия фонды ятим балалар тоормышында зур вазыйфа башкара: фонд балалар йортына матди ярдәм күрсәтә, шулай ук аз керемле һәм күп балалы гаиләләргә (бигрәк тә физик яктан чикле балалары булган гаиләләргә) ярдәм оештыру белән шөгыльләнә.

Дәвалануга һәм тернәкләндерүгә киткән даими чыгымнар кием-салым, ашамлыклар канцтоварлар алу сыман гади тормыш күренешләрен катлауландыра. Һәрбер әти-әни беренче урынга матди кыйммәтләрне түгел, ә үз баласының сәламәтлеген куя. Мондый гаиләләрдә булган кыенлыкларны җиңүгә ярдәм күрсәтү адымының кирәклегенә без инанабыз.Шуңа күрә без мохтаҗларга кирәк булган гуманитар ярдәмне күрсәтәчәкбез, - диелә “Исполнение мечты” хәйрия фонды эшчәнлеге хакында оешманың рәсми сайтында.


www.tnv.ru - настройся на лучшее! Присоединяйтесь!
Золотая сотня. Предприниматель года. Очередной этап Международного музыкального конкурса «Silk Way Star»