Бүген: -- ------ 20-- --:--
Компания "Татарстан-Яңа Гасыр" телеканалы "ТНВ-Планета" телеканалы Безнең архив Хәбәрләр
Хәбәрләр тасмасы
28.05.2015

Изге Болгар җыены 14 июньдә була

Изге Болгар җыены 14 июньдә була“Милли тормыш һәм дин” VI Бөтенроссия татар дин әһелләре форумы быел Казанда 12-14 июньдә була. Татарстан мөселманнары Диния нәзарәте һәм Бөтендөнья татар конгрессы Башкарма комитеты оештырган форумга Татарстанның үзеннән һәм Россия Федерациясенең 62төбәгеннән барлыгы 900ләп делегат килүе көтелә.

Бүген Бөтендөнья татар конгрессы Башкарма комитетының мәгълүмат-аналитика идарәсе җитәкчесе Гөлназ Шәйхидән шул хакта белешмә алынды. Татар дин әһелләре форумына кагылышлы мәсьәләләр турында БТК БК рәисе Ринат Закиров үзендә 3 июнь көнне сәгать 12дә матбугат конференциясе үткәрәчәк.

Аерым алганда, имамнар 12 июнь, җомга намазыннан соң, секцияләргә бүленеп эшли: 
"Ислам һәм татар дөньясы: үсешнең концептуаль нигезләре" концепциясен тормышка ашыру программасы;
татарларда дини йолалар һәм бүгенге җәмгыятьтәге торышы;
мәктәп һәм дин;
татар халкында дин һәм милли үзаң.

Программа буенча, ул көнне кичен делегатлар һәм шәрәфле кунаклар өчен К.Тинчурин театрында Әтнә татар театрының Мирсәй Әмир әсәре буенча «Миңлекамал» спектакле тәкъдим ителә.

13е “Корстон” комплексында форумның пленар утырышы була.

14 июньдә Изге Болгар җыены үткәрелә, шул рәвешле, делегатлар Татарстанның Спас районына караган борынгы Болгар тарафына иртүк сәфәр чыга. Бу нисбәттән БТК БК Изге Болгар җыенына килергә теләүчеләргә бар туган сораулары белән үз җирлекләрендәге дини оешмаларга мөрәҗәгать белән чыгарга тәкъдим итә.

("Татар-информ")


www.tnv.ru - настройся на лучшее! Присоединяйтесь!

Комментарии:

Добавить свой комментарий:

Заголовок комментария:

Ваш ник:

Ваш e-mail:

Текст комментария:

Введите текст на картинке

1 2 3 4 5 6 7 8 9 10 11 12 13 14 15 16 17 18 19 20