Бүген: -- ------ 20-- --:--
О компании Настройки Телеканал "ТНВ-Татарстан" Телеканал "ТНВ-Планета" Видеоархив Конкурс "Талант" Реклама
Хәбәрләр тасмасы
31.10.2017

Әйләнә-тирә мохит һәм табигатьтән куллану мәсьәләләре буенча гражданнарны кабул итү була

15 ноябрьдә Казан Башкарма комитетында әйләнә-тирә мохит һәм табигатьтән куллану мәсьәләләре буенча гражданнарны кабул итәчәкләр. Бу хакта Казан мэриясе матбугат хезмәте хәбәр итә.

Казанлылар үзләренең сорауларын Идел буе төбәкара табигатьне саклау прокуроры урынбасары Артем Николаевка бирә алачак.

Кабул итү 15 ноябрьдә 10.00 сәгатьтән 12.00 сәгатькә кадәр Кремль ур., 1 адресы буенча Башкарма комитет Аппараты җитәкчесенең утырышлар залында узачак. (843) 590−65−71 телефоны буенча алдан язылырга мөмкин.

(Татар-информ)


www.tnv.ru - настройся на лучшее! Присоединяйтесь!
Программа Мин