Бүген: -- ------ 20-- --:--
О компании Настройки Телеканал "ТНВ-Татарстан" Телеканал "ТНВ-Планета" Видеоархив Конкурс "Талант" Реклама
Хәбәрләр тасмасы
25.05.2017

“Йолдызлык” үз дусларын кабаттан бергә җыя

Шимбә, 27 нче май, «Татарстан-Яңа Гасыр» телеканалында «Созвездие — Йолдызлык-2017» фестиваленең гала-концертын күрсәтү дәвам итә.

Казанда Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов патронаты һәм ЮНЕСКО эшләре буенча РФ Комиссиясе эгидасы астында уза торган «Созвездие-Йолдызлык» фестиваленең йомгаклау гала-концерты апрель ахырында үткәрелде. Программада барлыгы 1250 яшь талант иясе катнашкан. Фестивальнең Гран-при ияләрен чараның махсус кунагы — Татарстанның Премьер-министры Алексей Песошин бүләкләде. Шунысын да өстәү урынлы булыр: фестиваль быел катнашу гаризалары буенча узган елгы рекордын 20 процентка арттырган.

Фестивальнең быел тагын ниләр белән гаҗәпләндергәнен 27 нче май «Татарстан-Яңа Гасыр» телеканалында 13:30 сәгатьтә белә аласыз.



www.tnv.ru - настройся на лучшее! Присоединяйтесь!
Программа Мин КОС. С Днем Химика!