Бүген: -- ------ 20-- --:--
Компания "Татарстан-Яңа Гасыр" телеканалы "ТНВ-Планета" телеканалы Безнең архив Хәбәрләр
Хәбәрләр тасмасы
02.11.2015

К. Тинчурин театры нәни тамашачыларын әкият карарга чакыра

8 ноябрь көнне сәгать 12.00 дә К. Тинчурин исемендәге Татар дәүләт драма һәм академия театрында балалар өчен яңа спектакль тәкъдим ителәчәк. Шамил Фәхретдинов әсәре буенча куелачак “Әкият китабы”н сәхнәгә режиссер Зөлфәт Закиров әзерли, куелыш җитәкчесе — Рәшит Заһидуллин.

Борын-борын заманда яшәгән ди, булган ди, Гайрәт исемле шаян, шат күңелле һәм тапкыр бер егет. Ул Ханга хезмәт иткән. Ә Хан исә, башка ханнардан аермалы буларак, әкиятләрне үлеп яраткан. Әгәр ул көненә берәр яңа әкият укымаса, аның ашы-аш, суы-су түгел икән. Иң мөһиме шунда, ул һәр яңа әкияттә очраган бар нәрсәне дә хезмәтчесе Гайрәттән үзенә таптыра торган булган. Шулай итеп, тапкыр егет, Хан кушуы буенча, теләсә-теләмәсә дә, тылсымлы кылыч, куркыныч җанвар Алпамшаны һәм диңгез патшабикәсе Гүзәл сылуны эзләп юлга чыга, төрле илләр гизә һәм күп маҗараларга юлыга…

Әлеге мавыктыргыч әкият балаларга яхшылык, дуслык турында сөйли. Ул, балалар белән беррәттән, әти-әниләргә дә кызыклы булачак, дип спектакльне тамаша кылырга чакыра Тинчурин театры матбугат үзәгеннән Рузалия Тимербаева.

("Татар-информ")


www.tnv.ru - настройся на лучшее! Присоединяйтесь!

Комментарии:

Добавить свой комментарий:

Заголовок комментария:

Ваш ник:

Ваш e-mail:

Текст комментария:

Введите текст на картинке

1 2 3 4 5 6 7 8 9 10 11 12 13 14 15 16 17 18 19 20