Бүген: -- ------ 20-- --:--
О компании Настройки Телеканал "ТНВ-Татарстан" Телеканал "ТНВ-Планета" Видеоархив Конкурс "Талант" Реклама
Хәбәрләр тасмасы
25.05.2017

Камал театры Тывага җыена

18 һәм 19 августта Кызыл шәһәрендә Виктор Кок-оола исемендәге Тыва музыкаль-драма театры сәхнәсендә Г. Камал исемендәге Татар дәүләт Академия театрының тәүге гастрольләре уза, дип хәбәр итә театрның матбугат хезмәте.

Әлеге чара алмаш гастрольләр буларак оештырыла — 10 һәм 11 июньдә Тыва театры Казанда «Ханума» һәм «Кан-Кыс» спектакльләрен күрсәтә.

18 августта Тыва Республикасы тамашачысына Туфан Миңнуллинның «Җанкисәккәем» спектакле тәкъдим ителә. Әлеге спектакль татар сәхнәсендә 20 елдан артык бара.

19 августта Галиәсгар Камал пьесасы буенча «Банкрот» сатирик комедиясе күрсәтелә. Тапкыр Сираҗетдин ролендә - Татарстанның халык артисы Радик Бариев.

Спектакльләрнең режиссеры — Фәрит Бикчәнтәев.

(Татар-информ)


www.tnv.ru - настройся на лучшее! Присоединяйтесь!
Программа Мин